Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нәрсә ашамаса, кызлар тиз картая?

Ит ашамасаң, тән тиресендә җыерчыклар барлыкка килергә мөмкин.

news_top_970_100
Нәрсә ашамаса, кызлар тиз картая?
https://pixabay.com

Медицина фәннәре кандидаты, Мәскәү дәүләт университеты клиникасы эндокринологы Зөһрә Павлова хатын-кызларның нормаль ризык ашаудан баш тартуының куркыныч булуы турында кисәтә. Аерым алганда, кызыл ит ашаудан тыелу, вегетарианлыкка күчү күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Бу турыда «Российская газета» хәбәр итте.

Табиб сүзләренчә, бер яшь кыз тән тиресенең тиз картаюы, җыерчыклар барлыкка килүеннән зарланып, мөрәҗәгать иткән. «Мин пациентның тәнен җентекләп өйрәндем. Чыннан да, ул бик җыерчыклы, яшенә күрә түгел иде. Мин аннан хайван аксымы куллануы турында сораштым. Бу кыз инде озак еллар буена ит ашамавы ачыкланды», — ди табиб.

Зөһрә Павлова чамасын белеп кенә кызыл ит ашарга кирәк дип саный. Хайван аксымыннан баш тарту тән тиресенең халәтен начарландыра.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100