Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нәрсә ашагач канда шикәр микъдары кисәк кенә артып китә?

Җиләк-җимеш сокларында «сыек шикәр» күп була.

news_top_970_100
Нәрсә ашагач канда шикәр микъдары кисәк кенә артып китә?
https://pixabay.com

Медицина фәннәре докторы, профессор, диетолог Алексей Ковалев организмга начар йогынты ясый торган популяр ризыкларны атаган. Бу турыда РЕН ТВ яза.

Канда шикәр микъдарын киметергә теләүчеләргә ак дөге һәм бәрәңге ашамаска киңәш ителә.

«Без системалы рәвештә ашый торган ризыклардан кипкән җимешләрне, җимеш сокларын һәм балны төшереп калдырыр идем», — ди табиб.

Балны бик аз ашарга кирәк, салкын тигәндә чәй белән эчәргә була. Бу ризыкта углеводлар бик күп, биохимик индекс буенча ул шикәргә тиң.

Җиләк-җимеш сокларында «сыек шикәр» күп була. Ул ашказаны асты бизен «туздыра». Кипкән җиләк-җимештә дә шикәр күп була, дип кисәтә табиб.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100