news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Нәргиз Закирова иреннән кыйналып яшәвен сөйләгән

Җырчы Нәргиз Закирова иренең кырыс булуы, бәби көткән килеш аны кыйнавы турында сөйләде.

news_top
Нәргиз Закирова иреннән кыйналып яшәвен сөйләгән
Җырчы Нәргиз Закирова өч тапкыр кияүдә булган. Икенче иренең кырыс сыйфатлары, кыйнаганы турында ул "СтарХит" басмасына ачыктан-ачык сөйләгән.

Нәргизнең икенче ире Ернур Канайбеков белән мөнәсәбәтләре баштан ук бик катлаулы булган. Хатын корсаклы вакытта, ире аны каты итеп төртеп җибәргән, ул башы белән стенага барып бәрелгән.

Аннан соң, ресторанда эшләгәндә, Нәргиз иренең дуслары белән бер өстәл артына утырудан баш тарткан булган. Чөнки җитәкчелек артистларга кунаклар белән өстәл артына утыруны тыйган. Дуслары каршында ире дәшмәгән, тик өйгә кайткач каты итеп кыйнаган. Башта ярсыган ир хатынының яңагына суккан, аннан соң аяклары белән типкәләгән. Шулай итеп, дуслары каршында оятка калдыруда гаепләп, ир хатынын кыйнап ташлаган.

Нәргиз хастаханәгә мөрәҗәгать иткән, кыйналган урыннарын теркәткән. Ире гафу үтенеп ялварган. Тезләнеп, кичерүен үтенсә дә, җырчы бу кеше белән яши алмаячагын аңлаган.

Җырчы сүзләре буенча, ярсыган вакытта, аның ире шайтанга әверелә торган булган. Бу ир аның улын тартып алу белән дә янаган. Бәхеткә, куркытулар чынга ашмаган.

Бүгенге көндә Нәргиз катлаулы хәлдә калган хатыннарга ярдәм итә. Гаиләдәге көчләүдән интеккән кешеләрне яклау белән шөгыльләнә, дип хәбәр итте "Татар-информ".

Мондый вәхшилек белән очраган артист хатын-кызлар белән алар видео төшергән:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар