Нәргиз: «Әти яман шештән үлгәндә җиде ай тәмуг булды»
«СтарХит» басмасы Нәргиз Закированың тормышы турында яза.
Нәргиз Закирова - Үзбәкстанда туган, хәзер АКШта яшәүче җырчы.
СтарХит басмасы аның тормыш юлын искә төшерә. Нәргиз ике тапкыр кияүгә чыккан, икесендә дә бәхетле булмый. Икенче ире Наргизны кыйный да. Бары тик өченче ире Филипп белән генә ул бәхетле гомернең нәрсә икәнен аңлый. Тормыш җайлана дип уйлап, ул «Голос» проектының беренче сезонында катнашмакчы була, әмма әтисенең яман шеш белән чирләвен беләләр. «Әти җиде ай буе яман шештән үлгәндә җиде ай тәмуг булды. Җиде ай тәмуг. Бу коточкыч вакытны минем искә дә тешәрәсем килми», дигән ул.
Нәргизнең әтисе 2013 елда үлә. Ул «Голос» проектында катнаша, икенче урын ала. Әмма башка проблема килеп чыга. Нәргиз Россиядә проектта катнашканда аның ире АКШта акча туздырып йөри, наркотиклар куллана. «Ул хәтта безнең өйгә ниндидер балалы хатынны алып кайткан. Бу соңгы нокта булды. „Яратканнарыгыз белән аерылышмагыз“, дип дөрес әйтәләр. Безнең мөнәсәбәтләр аерым яшәү сынавын узмады», — дип сөйләгән Нәргиз «Изнанка. Женщины» ютуб каналына.
Нәргиз Антон исемле кеше белән очраша башлый, бу очрашулар әле дә дәвам итә. Филипп белән дә ул бераздан дуслаша һәм хәзер алар бер-берсен якын дуслар дип саныйлар. «Мин аннан башка яши алмыйм. Ул минем өчен һәрвакыт беренче чын мәхәббәт булып кала», — ди Антон белән яшәгән җырчы хатын.