news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Нәни малайны үги әтисе кайнар үтүк белән җәзалаган

Әтисе кыйнагач, бала мәктәпкә дә бара алмый ята.

news_top
Нәни малайны үги әтисе кайнар үтүк белән җәзалаган
pixabay.com/ru

Кемерово өлкәсендә яшәүче ир-атны үги баласын кайнар үтүк белән җәзалаган өчен хөкем итәләр. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Ир-ат исерек килеш хатынының 11 яшьлек улына даими рәвештә коточкыч травмалар ясый. Бу вакытта бала мәктәпкә укырга да бара алмый. Шуннан соң укытучылар полициягә хәбәр итә.

«Гаилә профиликтик хисапта тора. Урынга инспекторлар бара. Малайның тәнендә пешкән урыннар булуы ачыклана. Аны гаиләдән алалар һәм хастаханәгә урнаштыралар. Бала үзен әтисе җәберләвен сөйли. Тикшерү үтенече буенча, ир-ат тоткарланган. Ул гаебен таный», диелә ведомство хәбәрендә.

Ир-атны 7 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал.

Баланың анасына карата да җинаять эше ачылган. Аны балигъ булмаган баласын тәрбияләү вазифаларын үтәмәүдә гаеплиләр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар