Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нәни малайның борынында конструктор кисәге алты ай чамасы яткан

Тишекле капкач формасындагы деталь һаваны бераз үткәргән һәм баланың борыныннан сызгыру тавышы чыгып торган.

news_top_970_100
Нәни малайның борынында конструктор кисәге алты ай чамасы яткан
https://pixabay.com

Мәскәү табиблары сигез яшьлек малайның борыныннан конструктор детале табып алган. Бу предмет баланың борын куышлыгында алты ай чамасы торган. РЕН ТВ каналы шул хакта хәбәр итте.

Малайда ОРВИ билгеләре була, аны хастаханәгә китерәләр. Табиблар карагач, баланы хирургия бүлегенә күчерә. Биредә аның бронхларыннан чит предмет табып алалар.

«Малайның температурасы күтәрелә, сулыш алуында хырылдаулар ишетелә башлый, үпкәләрдәге сызгыру тавышы ерактан да ишетелә», — дип сөйли белгечләр.

Баланың бронхына тишекле капкач формасындагы конструктор детале кереп киткән. Ул һаваны бераз үткәрә, ләкин балага барыбер һава җитми. Шуңа күрә аның уң як бронхы тулып күперә башлый.

Хәзерге вакытта чит предметны алганнар, баланы табиблар күзәтеп тора, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100