Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нәни малай дүрт яшьлек сеңлесен атып үтергән

Әти кеше калдырган мылтыкны балалар күреп алган.

news_top_970_100
Нәни малай дүрт яшьлек сеңлесен атып үтергән
https://pixabay.com/

Приморье өлкәсендә 25 ноябрьдә фаҗига булган. Бер фатирда дүрт яшьлек кызны абыйсы мылтыктан атып үтергән. Баланың мәетен тапканда, янда ау мылтыгы тоткан нәни малай була. Хәзер моның сәбәпләрен Дальнереченск полициясе ачыклый. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«Башлангыч мәгълүматлар буенча, ау мылтыгын әти кеше караусыз калдырган. Олылар булмаган чакта, нәни малай мылтыкны алган һәм сеңлесенә аткан», — дип сөйләгән Россия Тикшерү комитетының Приморье өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Аврора Римская.

Сеңлесен атып үтергән малайга әле 14 яшь тулмаган. Этика сәбәпләре аркасында, тикшерүчеләр баланың төгәл яшен әйтми.

«Фаҗига булган гаиләдә әти һәм әни бар, тулы гаилә, бернинди хисапта да тормыйлар, бар яктан да уңай сыйфатланалар. Тикшерү моны бәхетсезлек очрагы буларак карау яклы. Әлбәттә, анда бернинди дә план булмаган. Бу — гаилә өчен зур кайгы. Тиешле ярдәм күрсәтә алырдай психолог Дальнереченск шәһәренә барып, әти, әни кешегә, малайның үзенә ярдәм итәчәк», — дип сөйләгән Приморье өлкәсе губернаторы аппаратының бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Ирина Медведева.

«Саксызлык аркасында үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100