Нәни малай атка суккан һәм хайван аны тибеп очырган - видео
Атның сабырлыгы бетеп, тиктормас сабыйны берничә метрга тибеп җибәргән.
Урамда тыныч кына басып торган атка бәйләнеп интектергән нәни малайны видеокүзәтү камералары төшереп алган. Вьетнамдагы шәһәрләрнең берсендә булган әлеге вакыйганы каналы күрсәтте.
Урамда ак ат йөри. Аның янына нәни малай килә һәм суга башлый. Ат башта игътибар итми. Бала аның саен хайванны борчып маташа. Шуннан соң ат сабырлыгын югалта булса кирәк. Ул баланы аягы белән тибеп җибәрә. Бала шактый гына еракка очып китә һәм юл кырыенда торучы скутерга бәрелә. Шулай итеп, тиктормас сабый ике тапкыр имгәнә: башта ат тибә, аннан скутерга бәрелә.
Баланың никадәр җитди имгәнгәне турында әлеге хәбәрдә әйтелми.