Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нәни кызның зур батырлыгы: ике бала бозлы суда батып үлгән

Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин мәрхүмә Катяны «Кыюлык һәм батырлык» медале белән бүләкләү турында карар чыгарды.

news_top_970_100
Нәни кызның зур батырлыгы: ике бала бозлы суда батып үлгән
https://pixabay.com/

Быел гыйнвар аенда Курск шәһәрендә фаҗига була. 10 яшьлек Катя Немцова суга бата башлаган дустын коткарганда үлә. Бу турыда «КП» хәбәр итте.

26 гыйнварда Курскның Сейм округында төш вакытында тугыз һәм ун яшьлек ике дус кыз елга буенда уйнап йөри. Алар бозга керә һәм боз ярыла. Тугыз яшьлек кыз Сейм елгасына төшеп китә. Катя ярдәмгә ташлана. Ләкин боз тагын ярыла һәм балалар икесе дә суга төшеп китә. Кызганычка, кызлар икесе дә һәлак була.

Фаҗига турында 15.58 сәгатьтә коткаручыларга хәбәр итәләр. Коткаручылар елга буена килеп җиткәч үк, коткару эшләре башлана. Балаларның берсенең мәетен ике сәгатьтән, ун яшьлек кыз мәетен 17.57 сәгатьтә табып алалар.

«10 яшьлек Катя Немцова суга бата башлаган баланы коткару өчен бар көчен куйган. Әле бик яшь Катя чиксез кыюлык һәм тәвәккәллек күрсәткән. Ул башка кеше гомерен саклап калу өчен тырышкан. Аның гамәле — балалар өчен генә түгел, олылар өчен дә мәрхәмәтлелек үрнәге. Бу нәни кызның зур батырлыгы мәңгегә әхлаклылык һәм кешелеклелек үрнәге булып калыр», диелә Тикшерү комитеты хәбәрендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100