Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нәни кызны үги атасы кулыннан сөйрәп алып, җиргә бәрә-бәрә кыйнаган

3 яшьлек малай апасын якларга маташкан, ир-атның чалбарыннан тарткалаган.

news_top_970_100
Нәни кызны үги атасы кулыннан сөйрәп алып, җиргә бәрә-бәрә кыйнаган
https://pixabay.com

Новосибирск өлкәсенең Кожура авылында хатынын һәм үги балаларын җәзалап яшәгән ир-атны хөкем итәчәкләр. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Быел августта исерек ир-ат биш яшьлек үги кызын тәрбияләгәнен күшеләре күреп ала. Ир-ат баланы кулларыннан сөйрәп ала һәм җиргә бәрә. Коты алынган бала ачыргаланып кычкыра. Ярдәмгә баланың өч яшьлек энесе йөгереп чыга, ул үги атаның чалбарыннан тарткалый. Күршеләре полиция һәм ашыгыч ярдәм чакыра.

«Аннары балаларны анасы да сугышка кушылды. Ул табибларга кызын һәм улын карарга бирмәс өчен тырышты. Кызын кулларын тартып, авыл буйлап качарга маташып йөрде. Участок полиция хезмәткәре һәм опека хезмәткәрләре аларны тотты, балаларны район хастаханәсенә алып киттеләр. Бәхеткә, балалар җитди имгәнмәгән», — ди биредә яшәүчеләр.

Бу эшкә Тикшерү комитеты да кушыла. Ир-атның үги кызын да, аның 3 яшьлек энесен дә шактый еш кыйнавы, хатынын да шул ысул белән тәрбияләве ачыклана.

Җинаять эше ачылган. Ир-атны сак астына алганнар. Ул гаебен танып күрсәтмә биргән. Хәзер ул суд көтә. Балаларны аналары янына кайтарганнар. Гаиләне опека органнары күзәтеп тора, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100