news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Нәни кызның бармагы духовка ишегенә кысылып калган

Әтисе белән әнисе сабыйга ярдәм итә алмаган.

news_top
Нәни кызның бармагы духовка ишегенә кысылып калган

Уфа шәһәрендә биш яшьлек кыз бала духовка ишегенә бармагын кыстыра. Кызга әти-әнисе ярдәм итә алмый. Алар коткаручылар чакырырга мәҗбүр була. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте.

Урынга Уфа коткаручылары килә. Алар баланың бармагы плитәнең ишеге һәм стенасы арасына кысылып калганын күреп ала.

Коткару операциясе берничә минут кына дәвам итә. Духовкасы стенкасын каерып, баланың бармагын чыгаралар. «Ашыгыч ярдәм» бригадасы баланы травмпунктка алып китә.

Коткару мизгелләре төшерелгән видеодан күренгәнчә, бала башта тыныч кебек. Бармакны чыгаргач, ул елап җибәрә. Коткаручы абый аны юата. «Хәзер өрәбез дә, бетә», - дип сөйләнә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар