news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Нәни кызның алтын алкасын бер хатын талап алган

Татарстандагы бер шәһәрдә 30 яшьлек хатын 9 яшьлек кыз баланы куркыткан.

news_top
Нәни кызның алтын алкасын бер хатын талап алган

Лениногрск шәһәрендә 30 яшьлек хатын 9 яшьлек кыз баланың алтын алкасын талап алган. Бу турыда Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәте  итте.

Тикшерү версиясе буенча, 20 июльдә бу хатын Лениногорк шәһәрендәге бер йорт янында 9 яшьлек кыз баланы туктаткан. Баланы куркытып, аның алтын алкасын салдырып алган. Шуннан соң бу хатын качкан.

Хөкем ителүче 30 яшьлек хатын гаебен тулысынча таныган. Кыз балага алкасын кайтарып биргән. Суд бу хатынны «Тормыш өчен куркыныч булмаган көчләү гамәлләре кулланып талау» маддәсе буенча гаепле дип тапкан. Алка талаучы хатынны шартлы рәвештә ике елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар