news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Нәни кызга котырган мәче ташланган

Кунакка килгән кызны хуҗа мәчесе тешләгән.

news_top
Нәни кызга котырган мәче ташланган

Самара өлкәсенең Похвистнево районындагы Кротовка авылында бер кыз балага котырган мәче ташланган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

9 яшьлек бала кунакка килә һәм өйдә яши торган мәче белән уйный. Шул чакта мәче баланы тешли. Икенче көнне бу мәче үлә. Ветеринарлар тиешле анализлар ясагач, мәчедә котыру авыруы булуын ачыклый. Хәзер балага прививкалар курсы ясыйлар.

Россельхознадзор мәгълүматы буенча, хәзерге вакытта бу авыл җирлеге территориясендә котыру авыру буенча карантин кертелгән. Куркыныч хайваннарны барлыйлар һәм тиешле чараларын күрәләр.

26 майда мода охшаш вакыйга Похвистнево районында була инде. Хуҗасына ташланган мәче котыру авыруы иярткән булып чыккан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар