Нәни кыз бала тротуар уртасындагы ике метр тирәнлектәге чокырга төшеп киткән

Рязань шәһәрендә җәяүлеләр йөри торган тротуар уртасындагы ике метр тирәнлектәге чокырга бер кыз бала төшеп киткән. Бу турыда өлкә буенча Тикшерү комитетына сылтама белән "Интерфакс" хәбәр итте.
Әлеге хәл 17 апрельдә кичке якта була. Тротуар уртасында тирән чокыр казылган. Бу урын койма белән уратып алынмаган, урында яктылык та юк. Бала шунда төшеп киткән.
Бәхеткә, кыз баланы коткарганнар. Аның бите һәм кулы имгәнгән. Баланы өлкә балалар клиник хастаханәсенә китергәннәр.
Биредәге матбугат чаралары әлеге вакыйга турында язып чыкканнан соң, тикшерү эшләре башланган.