Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нәни кыз бала бозлы суда батып үлгән мизгел видеога эләккән

Балалар елгадагы боз өстеннән ярдан бик еракка эчкә кереп киткәч, ачык сулы урынга очраган.

news_top_970_100
Нәни кыз бала бозлы суда батып үлгән мизгел видеога эләккән
https://stavropol.sledcom.ru

19 февральдә Ставрополь өлкәсенең Буденновский округындагы Буйвол күлендә фаҗига була. Балалар боз өстенә чыга. Алардан ярдан бик еракка эчкә кереп китәләр һәм су эрегән ачык урынга очрыйлар. Балалар бозлы суга төшеп китә. Водолазлар су астыннан бер кыз мәетен тапкан. 11 яшьлек икенче кызны коткарганнар, ул хәзер реанимациядә, аңсыз ята. Биредә ничә бала булганы әлегә төгәл ачыкланмаган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, кызлар боз өстендә йөргәндә ачык сулы урынга очрап, суга төшеп киткән. Бер бала баткан, икенчесен судан аңсыз килеш тартып чыгарганнар. Тикшерүчеләр җинаять эше ачкан. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Ставрополь өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тикшерү комитеты бозлы суга ике кыз бала төшеп китүе турында яза. Җинаять эшен тикшерү бара.

Буденновский округы башлыгы Андрей Соколов инстаграмда хәбәр иткәнчә, фаҗига вакытында боз өстендә башка балалар да булуы ихтимал, шуңа күрә коткаручылар эзләү эшләрен дәвам итә.

«ЧП Ставрополь» YouTube-каналында коткару эшләре барышы төшерелгән видео чыкты. Бу вакытта кыз балалар ярдан ерак, боз эчендә булуы күренә. Кызның берсе ачык су читендә басып тора, ул бата башлаган дустына ярдәм итәргә барырга курка. Икенче кыз бала бозлы су эчендә, ул судан чыгарга маташа.

Ерактан карап торучы шаһитлар балаларны башта малайлар дип уйлый. Видео авторы сүзләренчә, бата башлаган кызга вакытында ярдәм итә алмыйлар, ачык сулык ярдан бик ерак була. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100