Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Нәни фәрештә": Әтисе белән әнисе үлгәч, өч яшьлек кыз ике айлык энесен үлемнән саклап калган

"Нәни фәрештә": Әтисе белән әнисе үлгәч, өч яшьлек кыз ике айлык энесен үлемнән саклап калган

news_top_970_100
"Нәни фәрештә": Әтисе белән әнисе үлгәч, өч яшьлек кыз ике айлык энесен үлемнән саклап калган
Американың Калифорния штатында өч яшьлек кыз бала ике айлык энесен үлемнән коткарып калган. Сабыйларның әти-әнисе вафат булган. Шуннан соң кыз бала берничә көн дәвамында энесен тәрбияләп торган. Бу турыда Fox 11 News порталына сылтама белән "Лента.ру" хәбәр итте.

Лос-Анджелес полициясе хәбәр иткәнчә, 18 апрельдә балаларның 46 яшьлек әтисе Дэвид Курос Парса (David Kooros Parsa) Михоко Койке (Mihoko Koike) исемле 38 яшьлек хатынын үтерә һәм үз-үзенә кул сала. Балалар өйдә үзләре генә кала.

Берничә көннән соң гына, 21 апрельдә, фаҗига турында полициягә хәбәр итәләр. Алар йортта ике олы кеше мәетен таба. Шунда ук ике нәни бала да була. Бу көннәрдә нәни кыз энесен тәрбияләп тора, алар бергәләп исән кала.

"Бу нәни фәрештә үзе дә исән кала алган, энесенең гомерен дә саклап калган", - дип сөйләгән Морин Райан (Maureen Ryan) исемле полицейский.

"Сабый - могҗиза, ә нәни кызчык - герой. Ул чыннан да герой", - дигән ул.

Балалар икесе дә сау-сәламәт. Аларны Лос-Анджелес округының балалар һәм гаилә эшләре буенча департаменты яклый, диелгән бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100