Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Нәни, баллы балалар» - Владимир Путин оныклары турында сөйләде

«Вова бабай олырак», — ди икән Путинның оныклары.

news_top_970_100
«Нәни, баллы балалар» - Владимир Путин оныклары турында сөйләде
http://kremlin.ru

Россия Президенты Владимир Путин ТАСС агентлыгының «Владимир Путинга 20 сорау» проектында кайсыбер шәхси сорауларга җавап бирде. Ул бала чагында кемгә охшарга теләвен, оныклары бармы икәнен әйтте. Бу турыда НТВ каналы хәбәр итте.

Владимир Путин сүзләренчә, ул гаиләсенең иминлеген саклау өчен, алар турында сөйләмәскә тырыша. Аннары сайлаучылар аның гаиләсе өчен тавыш бирми бит, ә аерым бер кешене сайлый. 

Путин оныклары турында сөйләгән. Аның берничә оныгы бар икән. «Оныкларым бар минем, мин — бәхетле. Алар бик яхшы, шундый баллылар. Мин алар белән аралашудан тәм табам. Нәни баллы балалар. Минемчә, бу һәркем өчен табигый хис. Минем тормышымда да бу бар. Мин бик шат», — ди Путин.

Путин кызының оныкларның берсе белән сөйләшкән сүзләрен искә төшергән. «Онык әнисен ни өчен тыңларга икәнен сорый. Әнисе: «Мин олырак булганга», - ди. Аннары онык «Юк, Вова бабай олырак», — ди. 

«Менә шулай итеп, алар өчен дә мин әле авторитет», — ди Путин.

Владимир Путин әтисе белән әнисе үлемен зур югалту дип саный. Бала чагында разведчик Зоргега охшарга тырышуын әйтә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100