Нәни баланы вәхшиләрчә үтереп, баскыч төбенә куеп калдырганнар
Әти-әнисе өч баланы әбиләре янында калдырып торган булган.
Башкортстан Прокуратурасы 43 яшьлек ир-атны дүрт айлык баланы үтерүдә гаепли. Бу турыда Башинформ хәбәр итте.
Әти-әнисе өч баласын әбиләрендә калдырып киткән. Әби кич белән өйгә бу ирне чакырган һәм алар алкоголь кулланган.
Исерек ирне нәни бала елавы чыгырыннан чыгарган. Ул баланы кыйнап, баскыч төбенә куеп калдырган. Дүрт айлык бала, башы имгәнеп, һәлак булган. Бала мәетен күршеләре тапкан, диелгән әлеге хәбәрдә.