news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Нәни баланың аягы җылыту батареясына кысылып калган - коткару видеосы

Нәни баланың аягы җылыту батареясына кысылып калган - коткару видеосы

news_top
Нәни баланың аягы җылыту батареясына кысылып калган - коткару видеосы
Уфа шәһәрендә алты яшьлек кыз бала аягын җылыту батареясының бүлемтекләре арасына тыгып куя. Сабый үзе аягын кире чыгара алмый. Бу вакыйга турында "Башинформ" агентлыгы хәбәр итте.

Әти-әнисе дә кызга ярдәм итә алмый. Шуннан соң алар коткаручылар чакыра. Урынга килгән белгечләр баланы берничә минут эчендә коткара.

Уфа шәһәренең Гражданнар иминлеге идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, кызны җайлы гына күтәреп алганнар, аягын бераз борганнар. Шуннан соң кыз "батарея капкыныннан" азат ителгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар