Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Нәни балалары ятим калды». Башкортстанда коточкыч авариядә ике яшь кыз һәлак булган

Аварияне 19 яшьлек йөртүче китереп чыгарган дип фаразлыйлар.

news_top_970_100
«Нәни балалары ятим калды». Башкортстанда коточкыч авариядә ике яшь кыз һәлак булган
Башкортстан буенча ЮХИДИ

18 декабрьдә көндез Октябрьск шәһәренең Космонавтлар урамында авариядә 22 һәм 19 яшьлек ике кыз һәлак булган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Якынча версия буенча, авария 19 яшьлек егет аркасында килеп чыккан. Ул ВАЗ-2115 машинасында килә һәм ВАЗ-2112 машинасы белән кара-каршы бәрелешә. Аннары ВАЗ-2112 каршы як полосага чыгып китә һәм «Лада Калина» машинасына бәрелә һәм юл кырыена төшеп ава.

ВАЗ-2112 машинасын йөртүче 22 яшьлек кыз һәм аның 19 яшьлек пассажир кызы имгәнә. Аларны хастаханәгә алып китәләр. Кызлар хастаханәдә үлә.

«Лада Калина» машинасын йөртүче 71 яшьлек ир-ат, салондагы 88 һәм 34 яшьлек ике ир-ат, 58 яшьлек хатын имгәнә. Аларның барысын да хастаханәгә салганнар.

ВАЗ-2115 машинасын йөртүче фаҗига урыныннан качып китә. Кичке якта аны хокук саклаучылар эзләп таба һәм тоткарлый. Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Биредәге матбугат чаралары хәбәр иткәнчә, мәрхүмә кызларның икесенең дә күкрәк балалары ятим калган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100