news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Нәни бала янында гироскутер янып китеп, шартлаган - видео

Баланың анасы бу хәлне видеога төшереп алган.

news_top
Нәни бала янында гироскутер янып китеп, шартлаган - видео
Пермь үзәгендә өр-яңа диярлек гироскутерга ут кабып янып киткән һәм шартлаган. Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итте. Гироскутерның нәни хуҗасы, бәхеткә, зыян күрмәгән, шактый вакыт елаган гына.

28 июльдә бала һәм аның әнисе әле күптән түгел генә сатып алган гироскутерны алып, шәһәрнең үзәгендәге мәйданга чыккан. Җайланманың аккумуляторы утыргач, алар прокат конторасына гироскутерны корырга дип барган. Шул вакытта җайланмадан төтен чыга башлаган. Баланың анасы бу хәлне видеога төшереп алган.



"Гироскутер янып киткәндә, балам анда бармый иде. Ул куркынычсыз ераклыкта басып тора иде", - дип тынычландырган кешеләрне бу хатын.

Кадрларда әнисенең баласына яңа гироскутер алып бирергә ышандырып, тынычландыруы ишетелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар