Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нәни бала каршында әтисе әнисен кыйнап ташлаган

Өч яшьлек бала әнисен имгәткәнне күреп торган.

news_top_970_100
Нәни бала каршында әтисе әнисен кыйнап ташлаган

Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә 33 яшьлек хатынны ире кыйнап ташлаган. Бу хәлне нәни бала карап торган. Әлеге фаҗига турында «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте.

29 октябрьдә хастаханәгә кыйналган хатын килүе турында полициягә хәбәр иткәннәр. Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматы буенча, ике көн алдан бу хатын элек бергә яшәгән ире белән очрашкан. Ир өч яшьлек баласы белән күрешер өчен килгән булган.

Очрашкач, әти белән әни талаша башлый. Нәни бала каршында ир хатынын кыйнап ташлый. Эче бик авыртса да, хатын табибларга бармый. Ләкин соңрак авыртуга чыдый алмаган хатын хастаханәгә килә. Табиблар аның эчке органнары имгәнүен ачыклый.

Полиция хезмәткәрләре 33 яшьлек ирне тоткарлаган. Ул гаебен таныган. Аңа карата җинаять эше ачылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100