news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Нәни бала биш метр тирәнлектәге коега егылып төшкән

Әнисе белән урамда йөргән бала газонга йөгереп кергән.

news_top
Нәни бала биш метр тирәнлектәге коега егылып төшкән

Уфада әнисе белән урамда йөргән биш яшьлек бала урамдагы коега төшеп киткән. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте.

23 ноябрьдә биш яшьлек бала әнисе белән урамда йөри. Ул газон буйлап йөгереп китә һәм коега төшеп югала. Баланы шул тирәдән узып баручы кешеләр коткара. Алар бер офистан баскыч алып килә һәм биш метр тирәнлектәге коега төшеп, баланы ала.

Кичке бишләр тирәсендә Пушкин урамында коега бала төшеп китү турында коткаручыларга хәбәр килә. Урынга килеп җиткән «ашыгыч ярдәм» табиблары баланы хастаханәгә алып китә.

Хәзер бу кое өчен кем җаваплы булуы ачыклана. Куркыныч урынны койма белән уратып алганнар, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар