Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нәни бала бензин эчеп үлгән

Уайт-спирит эчкән баланы хастаханәгә китергәнә, ул клиник үлем халәтендә була.

news_top_970_100
Нәни бала бензин эчеп үлгән
https://pixabay.com

Дагыстандагы Кизляр шәһәрендә яшь ярымлык бала бензин эчкән һәм вафат булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Сабыйның үңәче бик каты итеп пешкән. Аннары йөрәк-кан тамырлары һәм сулыш алу системасына зур зыян килгән.

Бик каты химик агулану булган баланы хастаханәгә алып килгәннәр. Сабый уайт-спирит — эреткеч бензин эчкән, дип хәбәр иткәннәр Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Хастаханәгә китергәндә бала клиник үлем халәтендә була. Реанимация чаралары үткәрүгә карамастан, кызганычка каршы, бала үлә, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100