Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нәҗип Нәккаш: "Барлык мәдәни мирасыбыз гарәп графикасында"

Каллиграф Нәҗип Нәккаш татар каллиграфиясенә тугра жанрын кертеп җибәргән кеше. Аның иҗатының төп үзенчәлеге – шамаилдә татар телен куллану. “Татар-информ” хәбәрчесе каллиграфның Ислам сәнгате музеендагы күргәзмәсендә булып, эшләрен карап кайтты һәм останың үзе белән әңгәмә корды.

news_top_970_100
Нәҗип Нәккаш: "Барлык мәдәни мирасыбыз гарәп графикасында"
“Минем бер генә укытучым булды. Ул – Бакый Урманче”

– Нәҗип абый, каллиграфия сүзе нәрсәне аңлата һәм ул иң элек кайсы илдә кулланылган?

– Каллиграфия – үзенчәлекле сәнгать. Латин теленнән ул матур язу дип тәрҗемә ителә. Каллиграфия – сынлы сәнгать сүзенең һәм форманың синтезы ул. Бу очракта сүз беренче планга чыга, ул билгеле бер формада бизәлә. Гарәп каллиграфиясендә иң элек киң таралган сүз булып “Коръән” һәм Мөхәммәд с.г.в. хәдисләре сүзләре язылган. Беренче каллиграфия язулары Аллаһы Тәгалә исемен, Мөхәммәд (с.г.в.) пәйгамбәр һәм аның көрәштәшләрен зурлап языла, Коръәннән өзекләр дә ясала. Тора-бара танылган шагыйрьләрнең, язучыларның фәлсәфи шигъри юллары кулланыла.


– Татарларга каллиграфия кайдан, ничек килеп эләгә?

– Татарларда ислам дине таралу белән каллиграфия танылып китә, Болгар ханлыгы чорында ук (X гасыр башында). Коръәннән башлап, соңрак фарсы, гарәп язучыларының әсәрләре тәрҗемә ителеп, языла башлый. Тел һәм әдәбият кенә түгел, география, тарих, физика, химия, медицина фәннәре дә гарәп шрифтында языла һәм тарала. Ул 1922 елга кадәр, латин графикасын кабул иткәнчегә кадәр дәвам итә. 

Безнең бит барлык мәдәни мирасыбыз гарәп графикасында алып барыла! Гарәп графикасында язу яңабаштан 1990 елларда гына торгызылды.

– Татарлар кайчан пыялада яза башлый?

– XX гасырның 20 елларында татарлар күпләп төрле шәһәрләрдә яши башлый. Казаннан алып, Владивосток, Варшавага кадәр. Аларның күбесе сәүдә белән шөгыльләнә (андый кешеләрне “мещаннар” дип атыйлар). Һәм шул вакытта пыялага сорау артканнан-арта бара. 

Ул вакытта пыялага Төркиядә язганнар. Төрекләр аны“җамалды” дип атый, “җам” – пыяла, “алды” – пыяла асты. Төрекләр пыялада язу техникасын Флоренциядән кабул иткән.


– Каллиграфия осталыгына кайдан һәм ничек өйрәндегез?

– Мин – каллиграфия мәктәбен үзлегемнән үзләштердем. Мәктәптә укыган вакытта ук плакатлар ясый идем, язу дәфтәрем сыйныфташларыма үрнәк итеп куела иде. Гомер буена матур язарга яраттым. Икенче класстан аерым матур язу дәфтәре алып бара башладым, анда корыч каләм белән карага манып яза идем. Бишенче класстан стенгазеталар чыгардык. Мин мәктәпне тәмамлаганчыга кадәр рәссам булдым.

Университетта исә “Әдәби сүз” дигән биш метрлы стенгазета чыга иде, мин шунда эшләдем. Шуңа да, университет буенча конкурсларда һәрвакыт беренче, икенче урыннар алдык. Минем һәрвакыт гарәп шрифты турында күбрәк беләсем килде. Заманында Ленинны зурлап, плакатлар, лозунглар ясый идем.


Минем бер генә укытучым булды, ул – Бакый Урманче. Казан дәүләт университетының филология бүлегенең дүртенче курсында укыганда 1978 елда без, ике студент (тарихчы Искәндәр Гыйләҗев һәм мин) һәм ике мөгаллим (галимә Фәһимә Хисамова һәм фонетика белгече Хәлим Сәлимов), Бакый Урманчега каллиграфияне өйрәнергә бардык. Аның өендә түләүле дәресләр алдык. 

Бакый ага безне каләм тотарга, аны ясарга, төзәтергә өйрәтте. Аның бик бай китапханәсе бар иде. Китапларында фарсы, гарәп язулары бар иде, без шул үрнәкләр буенча язарга өйрәндек. Барысы да матур язуларны күчереп язудан башланды.

– Ә хәзерге көндә Н.И. Фешин исемендәге Казан сынлы сәнгать көллиятендә каллиграфия бүлеге юкмы?

– Юк шул. Аерым осталардан дәресләр, мастер-класслар гына алырга мөмкин.

– Каллиграфия өчен нинди материаллар таләп ителә?

–Минемчә, барлык материаллар өслегендә дә язып була, хәтта көзге өстендә дә, оргалитта да язалар. Кәгазьдә ясаганда, беренче чиратта, каләмне кулланам. Гарәп каллиграфиясе өчен махсус чыгарылган Япония, Корея, Англия (металлик) каләмнәре бар. Маркерлар белән дә язарга мөмкин. Традицион материал – камыш каләм һәм табигый материаллардан ясалган язу карасы.

Элек Азия кәгазьләрендә яза торган булганнар, ул иң нык һәм сыйфатлы кәгазь булган, аны мамыктан ясаганнар. Россия кәгазьләрен агачтан ясаганнар, Россия кәгазьләрендә дә язганнар.


– Бер каллиграфик рәсемне язар өчен күпме вакыт сарыф ителә?

– Якынча өч көннән алып биш көнгә кадəр вакыт китә.

“Гарәп шрифты татар теленә бик тә туры килә”

– Гарәп графикасы татар теленә ни дәрәҗәдә яраклы?

– Гарәп шрифты татар теленә бик тә туры килә дип саныйм. Тик кайбер авазларның тамгасы юк. Әмма иске татар телендә гарәп графикасына өстәмә үзгәрешләр кертеп (нокта һәм ыргак), шул авазларны билгеләү ысулларын табалар.

Гарәп шрифтының мөмкинлекләре зур: егермеләп каллиграфик язу белән язарга була, хәрефләрне төрле фигураларга, орнаментларга әйләндерергә мөмкин, хәтта кош һәм ат формасында ясап була.


– Бауман урамындагы данлыклы сәгать турында да сөйләп китсәгез иде. Аны язуда Сезнең дә өлешегез кергән дип беләм.

– Сәгать урнашкан стеланың авторы – рәссам Игорь Башмаков. Ул зур эш башлап җибәрде. Минем каллиграфия белән шөгыльләнүемне яхшы белә иде һәм миннән киңәш сорады: “Монда нинди милли рәсем ясап булыр иде?”, - диде. Аның инде Габдулла Тукай шигырьләре буенча өч скульптура композициясе әзер иде: “Пар ат”, “Кечкенә музыкант”, “Фатыйма һәм Сандугач”. 

Мин уйладым да, Тукайның “Пар ат” шигыреннән шигъри юлларны язып куйдым (“И Казан, дәртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан!”). Һәм шулвакыт миңа циферблат искә төште. Татар телендә бит саннарның күбесе бер яки ике иҗектән тора. Һәм, шул рәвешле, Бауман сәгатенә мин бердән уникегә саннарны сүзләр белән яздым. Ул, мөгаен, дөньяда бердән-бер шундый сәгатьтер.


Узган ел футбол буенча дөнья чемпионатында иранлылар шул сәгатьне ошатып китте. Гарәпчә язуны укыйлар, тик нәрсә язылганын аңлый алмыйлар. Шрифт гарәпчә булса да, шигырь татарча бит! Алар моңа бик хәйран калды.

Туградан тавро, ә тамгадан таможня барлыкка килгән

– Шамаилнең туградан аермасы нинди?

– Шамаилдә иң беренче булып сүз мөһим. Бизәк – соңгы планда тора. Бизәк булып орнамент, чәчәкләр, кошлар, архитектура биналары була ала. Ләүхә – гарәп сүзе, “такта” дип тәрҗемә ителә. Гарәпләр май белән язылган сынлы сәнгать картинасын шулай дип атый хәзер. Ләүхә дип мин бизәксез язуны әйтер идем. Әлеге сүз иң элек татарларга килеп кергән, сатучылар таш өстенә ләүхәне куйганнар да, сату иткәннәр. Мунчада да ләүкә бар бит. Русларга бу сүз “лавка” дип күчә.


“Тугра” – борынгы төрки сүз, “туг” тамыры тамганы аңлата. Һәр хәрби бүлекнең үзенең байрагы була һәм шуның буенча кайда нинди бүлек торганын белгәннәр. Соңыннан ул башка юнәлешләргә дә кереп китә, һәр хуҗа үзенең атын эретелгән тимердә тугра белән билгели торган була. Ислам дине килгәч һәм гарәп шрифты таралгач, төрек солтаннары гарәп графикасында тугра итеп үзенең исемен һәм титулын яздырта башлый. Шулай итеп, тугра XIII гасыр ахырында солтан грамоталарында, ярлыкларында, язуларында кулланылышка кереп китә. 

XIV гасыр башында ул кырым татарлары ханнарына күчә. Рус патшалары белән хат алышканда безнең ханнар ахырдан туграларын куя торган була. Туграны бер кеше куя, ә хатны икенче кеше яза. Тугралар һәрвакыт матур була, алар алтын хәрефләрдән эшләнелә. Туградан “тавро” сүзе барлыкка килә. Ул үзенә күрә тамга була, аны атларга сугалар.

Тамга – туграга якын, алар бер үк әйбер дисәм, ялгышмам. Тамга күбрәк кулланыла. Һәр нәселнең үз тамгасы була. Һәр нәсел үзенең мал-туарларына, шәхси әйберләренә тамгасын сугарга тырыша, хәтта урманда агачларны кискәндә дә бүрәнәләрдә үзләренең тамгаларын калдыралар. Тамгадан “таможня” сүзе барлыкка килә. Тамгачы дигән кеше була, ул товарларны тикшерә һәм үзенең тамгасын суга торган була.


– Туграны кеше үз-үзенә ясый аламы?

– Әлбәттә. Мәсәлән, минем туграм оча торган кош рәвешендә ясалды. Шрифт үзе ярдәм итте, чөнки минем исемдәге “җ” хәрефе кош томшыгына охшаш. Мин аны туксанынчы еллар башында ясадым бугай. Кошны ясадым да, фамилиям һәм тәхәллүсемне өстәдем. Туграм вакытның тиз узучанлыгын, бу дөньяда үзеңнең эзеңне калдырырга кирәклекне аңлата.

– Ни өчен “Нәккаш” дигән тәхәллүс алдыгыз?

– Нәккаш – орнамент ясаучы кеше яисә ташта, бакырда орнаментны кисеп алучы дигәнне аңлата. Чын фамилиям – Исмәгыйлев. Киң таралган ул татарлар арасында. Хезмәтләремне бастыра башлагач, мине башка Исмәгыйлевлар белән бутаучылар булды.


– Нәҗип абый, каллиграфия өлкәсендә дәвамчыларыгыз һәм укучыларыгыз бармы?

– Әйе, Аллага шөкер, бар. Улым Назыйм миңа әйтмичә генә каллиграфик язулар ясаган. Ул Казан дәүләт мәдәният институтының сынлы сәнгать һәм дизайн кафедрасында укыды. Аннары Архитектур-төзелеш институтында белем алды. Хәзер ул бер реклама компаниясендә дизайнер булып эшли. Аның эшләре шәһәрне бизәүдә кулланылды, әйтик, Универсиада өчен күп эшләде ул. Тырыш егет.


Мин 1982 елдан 2002 елга кадәр Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында укыттым. Моннан тыш, Госман хәзрәт Исхакый үтенече белән Россия ислам университетында да биш ел укыттым. Әлфия Исхакова – минем укучым, бик яхшы эшли, күргәзмәләрдә катнашып тора. Танылган каллиграф Владимир Попов та минем укучым. Соңгы вакытта исә каллиграф кызларыбыз чыкты – Гөлназ Исмәгыйлева, Роза Хуҗина, Чулпан Шәрифуллина, Наилә Лотфиева һ.б.

Гомумән алганда, Төркиядә ул остаздан-остазга күчә барган. Ә бездә бу “җеп” туктап-туктап торган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100