Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нәфкать Нигъмәтуллин Элвин Грей турында ни уйлый?

Шушы көннәрдә юлыма Татарстанның халык артисты Нәфкать Нигъмәтуллин очрады. Җырчы белән тиз генә әңгәмә корып алдык.

news_top_970_100
Нәфкать Нигъмәтуллин Элвин Грей турында ни уйлый?
- Нәфкать абый, тәҗрибәгездән чыгып, татар эстрадасының бүгенге халәтенә нинди бәя бирер идегез?

- Без Әлфия Авзалова, Илһам абый Шакиров җырларын тыңлап үскән буын. Кызганыч, ул чорның популяр җырлары артта калды. Хәзер татар эстрадасы зур үзгәрешләр кичерә. Егерме биш ел эчендә шактый алга киттек. Бу үзгәрешләр файдага гына, чөнки бер урында гына тапталып тормыйбыз. Һәрвакыт яңалыкка омтылабыз. Аннан соң бик талантлы һәм өметле яшь башкаручылар бар. Тик алар арасында классик әсәрләрне җырлаучылар аз, яшьләр җиңел юлны сайлый. Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестивале кебек бәйгеләр күбрәк булсын иде. Ул җырчыларга үсәргә һәм танылырга мөмкинлек бирә. Танылган, халык күңеленә кереп калган ретро җырларны да җырларга кирәк.

- Хәзер җырчылар бер-берсеннән уздырып, шаккатырып шоу ясый…

- Бүгенге эстрадада җырны бөтен эстрада кануннарына профессиональ дәрәҗәдә туры китереп башкаручылар күп түгел. “Шоу-бизнес” төшенчәсе бик киң таралды бит. Хәзерге вакытта күп җырчыларның төп максаты – акчаны җиңел һәм тиз эшләү. Берәүгә дә сер түгел, кайбер башкаручылар моңлы җырлар башкара алмый. Тик тамашачы зал тутырып аларның концертын карарга йөри. Хәзер җырчылар күп бит, тамашачыга сайлау мөмкинлеге бар. Әмма халыкны чын сәнгать, җитди әсәрләр белән таныштырырга кирәк. Дөрес, хәзерге вакытта барысына да ниндидер шоу-программа кирәк. Минем уйлавымча, бу вакытлыча гына күренеш. Җырчыларның күп булуы яхшы, җырласыннар гына. Мин берәүдән дә көнләшмим, көндәшлек тә сизмим. Һәркемнең үз тамашачысы, сәхнәдә тоткан урыны бар. Ел саен программаны яңартып торам, репертуарга яңалык, үзгәрешләр кертәм. Аллаһы Тәгалә сәламәтлектән генә аермасын, озак еллар халкыма хезмәт итәргә телим.

- Яшь башкаручыларның иҗатын күзәтәсезме?

- Күзәтәм, Элвин Грей хакында әйтәсем килә. Аны мактаучылар да, тәнкыйтьләүчеләр дә бар. Әлеге җырчыга карата тискәре фикердә булучыларны аңламыйм. Бөтен халык агылып концертларына йөри, җәмәгать транспортларында аның җырларын татар телендә башкаралар. Бик зур күрсәткеч, яшь кенә башкорт егете татар эстрадасына нинди үзгәрешләр алып килде. Татарча бер авыз сүз әйтә алмаган яшьләрне тәрбияли. Афәриннән башка сүз юк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100