Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нәфис сүз остасы Әлфия Хәбибуллинага “Матиз” машинасы һәм яңа фильмнан рольне кем бүләк иткән?

Шәһәр үзәгендәге рестораннарның берсендә нәфис сүз остазы Әлфия Хәбибуллинага 50 яшь тулу уңаеннан матур бәйрәм узды. Чакырылган кунаклар арасында без дә бар идек.

news_top_970_100
Нәфис сүз остасы Әлфия Хәбибуллинага “Матиз” машинасы һәм яңа фильмнан рольне кем бүләк иткән?


Бу гади генә юбилей түгел, ә әдәби кичә булды дисәм, ялгыш булмас, чөнки юбилей кичәсе җыр һәм шигъри тәлгәшләр белән бергә үрелеп барды. Артистлар арасында Татарстанның халык артисты Азат Тимершәех, Татарстанның атказанган артисты, Кызлар Патины оештыручы Айгөл Бариева, Нурзадә, Алсу Хәбибуллина, Винарис Илъегет, Эльвира Хәйруллина һәм Диана Таҗетдинова бар иде.

Айгөл Бариеваның әтисе Шамил Бариев Әлфиянең укытучысы булган. Бу кичәдә Айгөл әтисенең “Синең өчен чәчәк җыям” җырын башкарады. Айгөл Бариева нәкъ шушы җыр белән сәхнәгә чыккан иде.



Юбилярны татар сәнгатендә, мәдәниятендә танылган шәхесләр тәбрикләде. Режиссер Нурания Җамали үзенең котлавыннан соң, Әлфия ханымга көтелмәгән яңалык җиткерде. “Яңа сценарий буенча төшереләчәк фильмда сиңа роль бирергә вәгъдә итәм”, - диде ул. Әлфия ханым үзе кире, тискәре рольне уйнарга теләвен белдерде. “Тәти кызларга караганда, кирене уйнау кызыграк. Кечкенә генә роль булса да, ул истә кала торган булачак”, - диде Әлфия Хәбибуллина.

Юбилярны курсташлары исеменнән Инсаф Абдулла белән Дилбәр Фәез котлады. Дилбәр бүләкнең урамда торуын, аның “Матиз” машинасы булуын да әйтте. Кунаклар моңа ышанды, билгеле. Әмма баксаң, бу Дилбәрнең шаяруы гына булган икән. “Дилбәр үзе алып барган мәҗлесләрдә уенда катнашучыларга “кем җиңә, шуңа – Матиз”, дип әйтергә ярата”, - диде бер кунак...



Әлфия Хәбибуллинаның сәнгатьле итеп, күңелгә үтеп керерлек итеп шигырьләр уку таланты сокландырды. Нигездә ул Эльмира Шәрифуллина белән Шәмсия Җиһангирова репертуарын үз итә. Сүз уңаеннан, шагыйрә Шәмсия Җиһангирова Татарстан Республикасының Мәдәният Министрлыгы исеменнән Әлфия Хәбибуллинага Рәхмәт хаты тапшырды.

Әлфия Хәбибуллина 1967 елның 22 ноябрендә 13:30 сәгатьтә Әгерҗе районының Салагыш авылында дөньяга килгән. Әти-әнисе гомере буе колхозда эшләгән. “Әтигә быел 80 яшь тулды. Аллага шөкер, әни белән икесе төп нигездә гомер итәләр. Мин - гаиләдә бердәнбер бала. Язмыштыр инде, сеңлем тугач та үлгән, минем дә кызым туганда үлде. Улым Русланга 26 яшь. Казан театр училищесын тәмамлап, читтән торып югары белем алды. Хәзерге вакытта ГТРКда яңалыклар бүлегендә режиссер булып эшли”, - диде ул.



Әлфия ханым Казан театр училищесында курчак театры актеры белгечлегенә укыган. Ул чакта уку йортын тәмамлаучыларга өч юнәлешнең берсен сайларга тәкъдим иткәннәр: Курчак театры, Әлмәт театры һәм эстрада. Әлфия Хәбибуллина ике дә уйламый эстраданы сайлый. “Театрда бер көн дә эшләмәдем. Эстраданы сайлавыма үкенмим. Бүгенге көндә мин бик бәхетле, балам үсеп, үз юлын сайлады. Иҗатыма битараф булмаган дусларым, тамашачыларым бар”, - ди ул.

Аның фикеренчә, бүгенге көндә сәхнәдә нәфис сүз булырга тиеш. “Тел мәсьәләсен күтәрәбез, тел югала дип, чаң сугабыз. Шуңа да бу заманда нәфис сүз өлкәсендә эшләүче артистларның бурычы, нәфис сүзнең әһәмияте икеләтә арта. Шагыйрьләр, язучыларның әсәрләре аша халыкны матур әдәбият белән таныштырып, әдәбият аркылы телгә мәхәббәт уятып татар телен сакларга кирәк”, - диде Әлфия Хәбибуллина.



















































Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100