Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нәфисә көн саен егетләрне алыштыра... (Зөлфәт Шаһиәхмәтов)

«Чаян» журналыннан «Приказ» журналы һәм «Кияүнең исеме» шаян хикәяләрен тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Нәфисә көн саен егетләрне алыштыра... (Зөлфәт Шаһиәхмәтов)

ПРИКАЗ

Яңа ферма мөдире Агабәков беркемнең дә күңеленә хуш килми. Яшь, тәкәббер, өстәвенә, әле чиктән тыш комсыз да. Беренче айда ук бөтен эшчеләрнең хезмәт хакын кисә, имеш, ниндидер элекке план үтәлмичә калган икән. Эш кирәк-яракларында экономия ясый, эштән соң тоткарланырга мәҗбүр итә, өлкәннәрне ихтирам итми… Берзаман ул хезмәткәрләрне ферма янында җыя һәм хәбәр итә: 

— Менә нәрсә! Беренче корпус янына печән китерделәр — аны чормага менгезеп куярга кирәк. Димәк, бишкә кадәр түгел, ә планны тулысынча үтәгәнче эшлибез: һәркемнең кулы аша 3 тонна печән үтәргә тиеш! Бөтенегез алдында әйтәм, хәйләләп йөрүчеләр булмасын. Алайса акчасыз каласыз!

— Болай бит без төнгә кадәр дә эшләп бетерә алмаячакбыз! — ди Вәли.

— Ә сез әзрәк сөйләшегез, күбрәк эшләгез! — ди дорфаланып Агабәков. — Хәзер мин шәһәргә китәм. Иртән кайту белән килеп тикшерермен.

Аның сүзләрен җөпләгәндәй, абзардан ямьсез дуңгыз мыркылдавы ишетелә. Мөдир китеп бара, ә халык, күңелсезләнеп, сәнәк алырга тарала.

Шунда Мирзаһит чиктән чыккан нәчәлникне акылга утыртырга була. Бераз уйлагач, шәп фикергә килә! План бик гади иде: берәмләп эшләргә түгел, ә рәткә тезелеп, печәнне бер-береңә биреп торырга. Нәтиҗәдә, берничә сәгать эчендә куелган планны үтиләр дә.

Иртүк Агабәков тикшерергә килеп җитә. Корпус янында калган печән өемен күреп, ул чыгырыннан чыга.

— Нәрсә, ялкаулар, приказны үтәмисез? Зарплатасыз калырга телисезме? — дип җикеренә ул эшчеләргә.

— Тукта, нәчәлник, син кайнама әле, — ди Мирзаһит, алга чыгып. — Кичә бит син үзең әйттең: һәр кеше аша 3 тонна печән үтәргә тиеш дип. Без шулай иттек тә. Тик син бит һәркемнең дә үзенең өч тоннасы булырга тиеш дип әйтмәдең. Шуңа күрә без рәткә тезелеп, печәнне бер-беребезгә биреп тордык һәм синең приказыңны үтәдек! Агабәков кызарына, иренен тешли, ләкин әйтергә сүз таба алмый.

КИЯҮНЕҢ ИСЕМЕ

Авылның беренче чибәре Нәфисә көн саен диярлек егетләрне алыштыра. Бер кич әти-әнисен үзен озатып куйган егет белән таныштыра: «Бу — Флорис, минем егетем».

Бер атнадан кызының телефоннан сөйләшкәнен күреп: 

— Флориска сәлам әйт! — ди.

Кызы гаҗәпләнеп: 

— Әни, нинди Флорис? Бу Артур бит, — ди.

Әнисе тирән сулап кына куя. «Бөтенесен дә истә тотып буламыни аларның?» Нәфисәнең әтисе кызы турында сораштыра башлагач, болай җавап бирә иде: 

— Тормыш юлдашын табу җиңел нәрсә түгел шул. Бу сезгә карбыз сайлау түгел! Монда баш белән уйларга кирәк…

Ниһаять чибәркәйнең ярсу йөрәген яулап алган егет табыла. Эш туйга барып җитә, анда хатыны белән Мирзаһитны да чакыралар. Билгеләнгән көнне Мирзаһитның хатыны яшьләр өчен котлау открыткасы язарга утыра. – «Кадерле Фаяз һәм Нәфисә…» дип язам. Кияүнең исеме шулай бит?

— Син аның исеме белән ашыкма әле, — ди аңа Мирзаһит. — Барып җитик әле, шунда язарсың… Бу кызыйдан нәрсә көтәргә икәнен белеп булмый!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100