Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нәфисә Хәйруллина Эмиль Талиповның туена бармаган

Узган атна Эмиль Талипов гөрләтеп туй итте. Кунаклар арасында Камал театры артистлары да күп иде, Нәфисә Хәйруллина гына күренмәде. Эмиль Нәфисәне туена чакырмаганмы, әллә Нәфисә кайтмаганмы? Нәфисә үзе: "Мин туйда булмадым" - дип сөйләде Интертатка.

news_top_970_100
Нәфисә Хәйруллина Эмиль Талиповның туена бармаган

- Нәфисә, театрны сагынасыңмы?

- Әйе, театрны да, эшемне дә бик сагынам...

- Соңгы вакытта инстаграмга чит илләрдән фотолар күп куя башладың. Эш эшләп йөрисеңме, ял итәсеңме?

- Чит илләрдә ял итәбез.

- Кияүдә икәнеңне беләбез. Тормыш иптәшең сәнгать кешесеме?

- Шәхси тормышым турында сөйләргә яратмыйм. Шәхси тормыш шуңа да шәхси тормыш инде ул...

- Мәскәүдә нәрсә белән шөгыльләнәсең?

- Әлегә күп вакытым бала белән уза. Ял да итәм. Мөмкинлек килеп чыкканда кино, театрларга йөрим.

- Шушы көннәрдә Эмиль Талиповның туе булды. Кунаклар арасында күренмәдең. Чакырмадымы, әллә кайта алмадыңмы?

- Минем кечкенә балам бар икәнен театрда барысы да белә. Шуңа күрә мин туйда булмадым...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100