Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нәбирә Гыйматдинова: «Мин мәхәббәткә ышанмыйм»

«Яшермим, тормышымда авыр вакытлар булды», - ди язучы Нәбирә Гыйматдинова. Язучы белән тормыш, иҗат турында әңгәмәбезне сезгә тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Нәбирә Гыйматдинова: «Мин мәхәббәткә ышанмыйм»
"Татар-информ" архивы

«Язуны ташлыйм да, бизнеска кереп китәм…»

Нәбирә апа, яңа китабыгыз чыккан икән. Ни турында ул, сөйләп үтә алмассызмы?

 «Уйламаган көнем юк» бәяны иң әүвәл «Казан утлары» журналында басылган иде. Аны китапчык итеп әзерләү дә журнал белән «Татмедиа» идеясы. Мин каршы килмәдем. Ул «Казан утлары» китапханәсеннән беренче эш. Хәере белән! 

Бу әсәрдә берничә герой төп образ итеп алынды. Мәсәлән, Тәслимә — талантлы язучы. Журналда эшли. Зур-зур галимнәрнең язмаларын тәрҗемә итә. Үзе дә тирән психологик әсәрләр язарга хыяллана. Яза да башлый. Журналда баш редакторны алыштыралар. Яңа хуҗа: «Безгә җиңел укыла торган әйберләр генә кирәк», — дип Тәслимәне куып җибәрә. Ире Миндияр мең авырлык белән төзелгән йортларын комарлы уеннарда оттырып, хатынның китап чыгарырга дип банктан алган акчасын да шушы уеннарда туздыра. Шулай хәерчелек чигенә җиткергәч, Тәслимә ничек тә көн күрер өчен бер супермаркетка яшелчә эшкәртү цехына урнаша. Ә анда алдашу! Әйтик, пакетка төргәндә укроп яки яшел суганның черегән өлешен сатып алучы күрмәслек итеп эчкә үк яшерергә кирәк. Бу алдашуга түзәмени ул! Чиратта — кафе. Монда исә пешекче кешедән калган, яртылаш ашалган котлетларны онда әвәләп, кыздырып сата. Бу эшен дә ташлый Тәслимә. Ахыр чиктә аны юрист дусты Разия бер бик тә бай түрә коттеджына хезмәтче итеп урнашырга күндерә. Бай хуҗа зур хезмәт хакы түли һәм син банкка бурычларыңнан котыласың, ди. Монда аны ниләр көтә соң? Картайган байның иркә яшь хатыны, бөкре карчык, гүя инглизләрнең 12нче гасырдан безнең чорга күчкән Тауэр замогы монахинясы Кара Туташ Эдипта (Тәслимә чагыштыруы), күрше йортта гына дистә еллар күрешмәгән авылдашы Халит… Ул мәктәп елларында ук Тәслимәгә гашыйк. Аны уйламаган көне юк… Әсәрнең эчтәлеген сөйләмим. Сөйләп кенә аңлатырлык түгел. Журналда басылгач, аны укучылар яратты. Китапчык укучыларымны кызыксындырыр дип уйлыйм.

«Журналга җиңел укыла торган әсәрләр кирәк…» Ник шулай икән? Ни өчен укучыга фәлсәфә кызык түгел?

Китапханәчеләр дә: «Бүген тормыш бик авыр, шуңа күрә укучы җиңелрәк әйберләр көтә», — диләр. Бу фикер белән килешмим. Чөнки укучыны сай әсәрләр белән әдәбияттан биздерәчәкбез. Алар кайчан да булса туйдырачак. Әйе, алар кешенең күңеленә бер секундка тәэсир итәр, ләкин атналар-айлар буе сине уйландырып йөртмәс. Ә кеше уйланырга тиеш! Без бит хайван түгел… Ашадың да оныттың, дигән сүз түгел. Минемчә, ташланган, онытылган әсәрдән дә бәхетсез әсәр юк.

Зәвыклы татар әдәбияты ни хәлдә соң?..

Аның ни хәлдә икәнен чамалар өчен элеккесе белән бүгенгесен чагыштырырга кирәк шул. Кайда безнең Аяз Гыйләҗев, Гомәр Бәширов, Мөхәммәд Мәһдиевларның дәвамчылары? Саранланмыйк әле. Бар алар, бар. Рүзәл Мөхәммәтшин, Рөстәм Галиуллин, Ландыш Абудәрова кебек талантлы прозаикларыбызның үкчәсенә басып тагын да яшьрәкләр әдәбиятка килеп ята.  Менә аларны вакытында күреп үстерәсе иде. Киләчәк алар кулындагы каләмдә. Ә инде пенсиягә чыккач кына «шедеврлар» әвәләгән авторларны, күпме генә күкләргә чөйсәк тә, алар әдәбиятның асыл ташы була алмый. Язсыннар алар да, язсыннар, әмма  талантлы егет-кызларыбызны болар күләгәсендә калдырырга ярамый.

Китап язып, акча эшләп буламы?

Юк, хәзер юк. Без яшь вакытта язучының хезмәте югары бәяләнә иде. Абруе да зур иде. Ә бүген китапка түләнгән гонорар язучының төп матди чыганагы була алмый. 

Миндә сиземләү көчле. Алдан күрәм. 90нчы еллардан соң базар мөнәсәбәтләре башланды. Кемдер арзанга гына биналар үзләштерде, ашханәләр, рестораннар ачты. Шул елларда дус кызым: «Әйдә, икәү кибет ачабыз», — диде. Мин матур гына әдәбият дөньясына кереп барам, китапларым сатыла, халык укый, өлкән язучылар хөрмәт итә. Әмма шулай да үз-үземә: «Җитте, язуны ташлыйм да, бизнеска кереп китәм», — дидем.

Шулай карар кылганда гына,  ул чактагы Президентыбыз Минтимер Шәймиев ун язучыны кабул итте. Шунда җитәкчебез Туфан абый Миңнуллин беренче миңа сүз бирде. Мин игеннәр, кырлар турында сөйләргә тотындым, илбашының күңеле булсын, янәсе. Ә ул бүлдереп: «Туктале, син миңа матди тормышың турында сөйлә. Син, язучы, ничек яшисең?» — диде. «Усал язасың», — дигәнен дә хәтерлим. «Ике балам бар, кухнядагы өстәлнең бер башында олы кызым дәрес хәзерли, ә икенче башында мин язам. Фатирыбыз кечкенә. Бүген-иртәгә язуны ташлыйм, бизнес белән шөгыльләнәм», — дидем.

Минтимер Шәрипович: «Китмәсен, язсын. Бер айда фатир бирегез», — дип боерды. Ничек мин Президент хәтле Президентның сүзен аяк астына салып таптыйм инде!

Дус кызыгыз баедымы соң?

Баюның аръягына чыкты. Әмма мин үкенмим. Яши-яши күп нәрсәне аңлыйсың. Минемчә, хатын-кызның иң зур байлыгы иҗат та, китаплар да түгел. Хатын-кыз өчен гаилә, балалар беренче урында.

 Сез хатын-кыз буларак бәхетлеме?

Мин бәхетле, дип беркайчан да кычкырып әйтергә ярамый. Аллага шөкер дияргә кирәк. Ирем Рәфкать белән ике кыз үстердек. Бүген өч оныгыбыз бар.

Кыз бала гаиләдән китә.

Гомер буе кызларым Казаннан чит җирләргә, чит илләргә торырга китмәсен иде дип теләп яшәдем. Шулай булды да, алар икесе дә Казанда.

Аларга нинди иргә кияүгә чыгарга киңәш итә идегез?

Беркайчан да: «Байларны табыгыз», — димәдем. Тормыш итәрлек пар сайларга кирәк. Әгәр ир кыйный икән, бер тапкыр суккач та, аннан аерылырга кирәк. Ул тагын сугачак. Тәүбә дисә дә! Эчкече һәм ялкау егет ягына борылып та карамаска!

Шулай да сезнең статусыгыз бар. Гаиләләр үзара туры килергә тиештер?

Монысы белән килешәм. Кызың килен булып төшкән гаилә синең статусыңа, уйлау-фикерләү дәрәҗәңә туры килергә тиеш.

«Мәхәббәт балкый да сүнә»

Ирегез белән ничек таныштыгыз?

Беренче курста ук танышкан идек. Өйләнешкәнче, җиде ел йөрдек. Башта укып бетердек, аннан соң эшкә урнаштык. 1983 елда өйләнештек. 37 ел үтте дә китте менә. Гомернең узганы сизелми дә…

Мәхәббәт бармы?

Беләсеңме, мин мәхәббәткә ышанмыйм. Дөресрәге, ул була да бетә. Мәхәббәт бик кыска сезонлы ул. Бер балкый да сүнә. Үзара хөрмәт, уртак темалар булырга тиеш. Рәфкать иҗатымны хөрмәт итә. Бу — зур әйбер. Туфан абыйның да: «Барысына сабыр итеп була, иҗатыңа гына комачауламасын», — дип әйткәне бар иде. Ирем вак булмады, тәңкәмә тимәде.

Рәфкать абыйга кадәр гашыйк булганыгыз бар идеме?

Мәктәптә укыганда күрше егетен ошата идем. Ул да мине якын күрә иде. Тәүге романтик хисләр… Саф, чиста хисләр, дияр идем.

Рәфкать абый кайсы ягы белән үзенә каратты соң?

Без үскәндә авылда ирләрнең күбесе эчте. Заманы шул иде. Шабашкада эшләп кайталар да, атналар буе эчәләр. Кайберләренең хатыннары безгә кереп качалар, чөнки ирләре кыйный иде… Шуны күреп үскәч, үз-үземә: «Ирем эчми торган булсын», — дидем. Безнең өйдә аракы эчү, сүгенү, талашу беркайчан да булмады. Балаларыма да: «Сез бәхетле, чөнки тыныч гаиләдә үстегез», — дим.

«Авырлыклар инде артта калды»

Авыр чаклар булгандыр, Нәбирә апа…

Яшермим, тормышымда андый вакытлар булды. Мин 14 яшемдә Иваново шәһәренә чыгып киттем. Әти-әнинең ярдәм итәрлек мөмкинлеге юк иде. Әти, гомумән, инвалид иде. Ивановада өч бәян яздым. Ул елларда фронтовик, шагыйрь Зәки Нури Язучылар берлеге рәисе иде. Ул мине консультанты аша индивидуаль семинарга чакырттырды. «Сиңа рус мохитендә калырга ярамый», — дигәч, Казанга күчтем.

Килеп төштем — торырга урын юк. Төзелешкә эшкә кереп, тулай торакка урнаштым. 45 сум акча ала идем. Университетка укырга керер өчен, 25 сум түләп немец теле курсларына йөрдем. Ул вакытта чит телдән имтихан бирергә кирәк иде. Калганы ашарга да җитми иде… Тәрәзә төбенә басып: «Бер телем ипи ашарга иде», — дип елаганымны хәтерлим.

Рәфкать белән өйләнешкәч, фатирда тордык. Кызыбыз Чулпан туды. Ирем 125 сум ала иде, шуның 75 сумын хуҗаларга бирә идек. Бүлмә беренче катта иде, төнлә идән ярыгыннан күселәр чыга иде. Ашау яклары начар. «Эх, суыткычны төрледән-төрле ризыклар белән тутырып куясы иде», — дигән көннәр булды инде. Шөкер, ул авырлыклар артта калды. 

Бүгенге тормышыбыз - бөтен түземлекләребез өчен Аллаһ бүләге. Кызларыбыз тәртипле, иманлы. Чулпан — табибә, медицина фәннәре кандидаты. Киявебез Марат - мин теләгән тырыш, булдыклы ир-егет. Төпчегебез Алсу зур компаниядә юрист.

«Үскәндә безне әни иркәләмәде», — дисез. Ни сәбәпле?

Ул заманнарда  күп балалы гаиләләрдә гадәти нәрсә иде ул. Безнең чор кешеләре барысы да шулай дип әйтәчәк. Без алты җан идек, берсе кечкенә вакытта үлгән. Әниләр иртәдән алып кичкә кадәр эштә… Кая бала иркәләп утыру! Абзар тулы терлек-туар. Мичкә ягасы, коедан су ташыйсы.

 Сез үзегез балаларыгызны назладыгызмы?

Мин бала җанлы ана. Иртән аларны йокыдан назлап-иркәләп кенә уята идем. Күрәсең, әни җылысы җитмәгәнгә күрә, аларга мәхәббәтемне кызганмаганмындыр. Яныбыздагы төпчек кызыма әле дә «кечкенәм» дип эндәшәм.

Әтиегез инвалид булган. Бу сугыш белән бәйлеме?

Юк, әти ат астында кала да, аягы сына һәм аяк дөрес ялганмый. Әби аны табибларга күрсәтмәгән инде. Югыйсә, операция ясатырга була иде. Әти гариплегеннән кимсенмәде, авылда аны хөрмәт итәләр, кичләрен безгә авыл очыннан ук кич утырырга киләләр иде. Телгә оста, кешене авызына каратып тота белә иде. Әмма безгә карата бик кырыс иде…

 Кырыс булгач, Рифкать абыйны кулыгызны сораганда куып җибәрмәдеме?

Юк, юк, кумады. Беренче күрүдә үк яратты.

Берсе үлде, дисез.

Нәбирә исемле апам бер яше тулгач үлә. Мине дә шулай атыйлар. Сирәк исем. Имеш, безнең авыл мәктәбендә Нәбирә исемле бик чибәр укытучы укыткан булган.

«Компьютер — ул җансыз тимер»

Яза алмаган чаклар буламы?

Шуны башта ук искәртим әле, мин кулдан язам. Шулай рәхәт. Компьютер - ул җансыз тимер. Көчеңне генә суыра. Уф, ничек тә язарга бит инде дип беркайчан да үз-үземне көчләп утыртканым юк. Чөнки сан артыннан кумыйм. Миңа сыйфат мөһим. Кайберәүләр фәлән дистә китап бастырдым дип мактана. Сандамыни хикмәт!

Аннары, укучыга яраклашмыйм. Нигә сез бер-берсен яраткан кешеләрне бергә калдырмыйсыз дип тиргиләр,  калдырыгыз инде, диләр. Шуннан ни? Тормышта бит гел бүтәнчә. Ясалма була бит ул! Чын булмый. Укучыларым артык борчылмасын, соңгы елларда язылган әсәрләремдә, әйтик, «Үлмәс» дигән китапта тупланган повесть-хикәяләрдә гашыйклар аерылмый. «Уйламаган көнем юк»та да Халит белән Тәслимәнең бергә калуы табигый чыкты.

 Әсәрләрнең тарихы һәм сезнең язмыш арасында уртаклык бармы?

Юк. Кемдер бәлки үз язмышы турында язадыр. Мин кая гына барсам да, кемнәр белән генә аралашсам да, гел күзәтәм. Бал корты чәчәктән чәчәккә кунып бал җыйган кебек, «язмышлар» җыям. Күбрәк кешене тыңлыйм. Әсәр язганчы геройларым бөтен булмышы белән күз алдымда басып тора инде.

Алай-болай: «Ник минем холкымны сурәтләдең?» — димиләрме?

Кызык сорау. Күп кеше үзенең холык-фигылен белми дә.

Ә Сез нинди холыкка ия?

Миндә кирелек бар. Үз дигәнемне эшләргә яратам. Яхшы мәгънәдә.

15-20 елдан соң Сезне укырлармы?

1989 елларда язылган «Сихерче», «Бүре каны» әсәрләрен (31 ел узды) бүген дә укыйлар, театрлар сәхнәләштерә. Киләчәккә әллә ни өметләнмим. Татар мәктәпләре әзәя, уку йортларында татар факультетлары ябыла, татарча укыту юк дәрәҗәсендә. Газета-журналлар тиражы кими. Язучылар берлеге җитәкчелеге кайгыртмаса, безнең классик язучыларыбыз күптән онытылыр иде. Көтү-көтү халык: «Фәләннәрнең юбилеен уздырыйк, фәләннәрне искә алыйк», — дип йөрми дә, йөрмәячәк тә.

Тагын бер сорау: ә татарча укучы булырмы?..

Болай барсак, шикле. Әти-әнидән дә тора. Безнең өйдә дәүләт теле — ана теле иде. Ике кызымда да татар теленә мәхәббәт уяттык.

Татар теле бетәрме?..

Кемнәрдер аны бетерер өчен бик «тырышса» гына инде. Оныгым Саматны балалар бакчасына татар төркеменә биргән идек. Икенче көнне үк өч рус сүзе ятлап кайтты… Тәрбиячеләренә әйтеп тә карадым. «Монда бит ике рус баласы бар», — диделәр. Татар әбиләре оныклары белән вата-вата русча сөйләшкәндә җен ачуларым чыга. Кая барып терәлербез, менә шундый хәлләрдә бер генә дә «ура, ура» дип кычкыра алмыйсың шул. Бүген татар авылында татар баласы русча сөйләшә бит. Татар милләт буларак җир йөзеннән җуелмас анысы, ә менә ана телендә сөйләшүчеләр кимегәннән кими.

«Без хәзер милли тәрбиядән читләштек»

Кайнанагыз белән уртак тел тапкан идегезме?

Рәфкатьнең әти-әнисе Чүпрәледә яшәде, икесе дә мәрхүмнәр инде. Ара ерак, еш кайтып йөреп булмады. Кайнанам мине ярата, минем белән горурлана иде, без аның белән сәгатьләр буе сөйләшеп утыра идек.

Уңган килен нинди булырга тиеш икән?

Киленнәргә бернинди таләп тә куймас идем. Элегрәк: «Килен керен дә, идәнен дә юсын, ашарга пешерсен», — диләр иде. Бөтен теләк: балалар дус һәм тату яшәсен. Алар гаилә корган икән, ир белән хатын арасына кысылмаска кирәк.

Бүген аерылган хатын-кызга нинди караш яши?

Теге заманнарда аерылган хатыннардан гаеп эзлиләр иде. Әйтерсең лә аның маңгаена тамга салынган. Хәзер андый әйбер юк. Без хәзер милли тәрбиядән читләштек, чит илләрдән үрнәк алабыз. Мин аңлап бетермәгән бер әйбер — ул «гражданский брак». Бу зур ялгышлык… Алай булырга тиеш түгел. Әгәр егет сине хөрмәт итә икән, никах укытсын, ЗАГСта язылышсын. Кыз бала бу очракта яклаучысыз кала. Яшәп карыйк әле, диләр. Гаилә булгач, балалар өчен яшәргә кирәк дип уйлыйм. Бала — ул яшәү яме!

Сезнең яратып тыңлаган җырчыгыз бармы?

Сүксәләр дә, Салават Фәтхетдиновны тыңларга яратам. Шулай ук Лилия Хәмитованы. Анда беркемдә дә булмаган моң бар. Әле Казаннан районга кайтып киткән икән. Якыннан аралашкан таныш җырчыларым юк. Аралашу өчен бер дулкында йөзү кирәк. Яшьрәк чакта дуслар-танышлар күп иде, еллар үткән саен алар коелды, иң тугрылары гына калды. Мин юк-бар нәрсәләр турында ләчтит сатып утырырга яратмыйм. Вакытым кызганыч. 

Ялларым да икенче төрлерәк. Җәйге урман — иң якын сердәшем. Анда мин яфраклар белән сөйләшәм, җил искәндә алар төрле тавышка «җырлый». Кошлар сайравына мөкиббән. Кырмыскалар түмгәге янында шаккатып сәгатьләр буе басып торам. Алар миңа гаҗәеп нәрсәләр турында «сөйли». Кәгазьгә генә күчереп өлгер. Балык тоту — иң яраткан шөгылем… Әлбәттә, рухыңа туры килердәй кешеләр булса, зур бәхет инде. Язучы буларак мине олылаган, һәрбер басылган әсәремне укып, бәясен биргән кадерле кешем — Туфан абый иде. Аны югалту минем өчен бик зур фаҗига булды. Менә бүген дә аның белән кайбер серләремне бүлешер идем.

Туфан абый милләтпәрвәр иде. Аның эшен дәвам итүчеләр бармы?

И Аллаһның рәхмәте, караңгылык эченнән бер нур килеп чыкты бит, Алинә! Ул — ТР Дәүләт советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов. Аннан соң Ркаил Зәйдуллага, Рамил Төхфәтуллинга өметләр баглыйм. Аларны тәнкыйтьлиләр инде. Безнең халык шундый: үзе булдыра алмый икән, башкалардан гаеп эзләргә тотына, тел белән булса да суктыра. Алар Туфан абыйның эшен дәвам итәчәк, Алла бирсә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100