Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мыскыллау»: 15 ел гаепсезгә төрмәдә утырган Фәтхулла бабайга 6 млн компенсация бирелә

news_top_970_100
«Мыскыллау»: 15 ел гаепсезгә төрмәдә утырган Фәтхулла бабайга 6 млн компенсация бирелә

Кичә Самара суды гаепсез хөкем ителгән Башкортстан кешесе – 85 яшьлек Фәтхулла Исхаковка мораль зыянны компенсацияләү эше буенча карар чыгарды. Совет төрмәсендә 13 ел үткәргән өчен, аңа нибары 6 миллион сум акча бирелә. Бу турыда «Комсомольская Правда» басмасы яза.

1959 елда үзе башкармаган җинаять өчен гаепсез хөкем ителгән Фәтхулла Исхаков бу сумманы һәм суд карарын үз-үзенә карата мыскыллау дип саный. Җәзасын ул кырыс режимлы колониядә үтә һәм 1972 елда гына азат ителә. Пенсионер үз газапларын 450 миллион сумга бәяли. Былтыр ул дәгъва белдергән, әмма суд 6 миллион сумлык компенсация билгеләгән.

Минем өчен бу – мыскыллау. Судлар мәсьәләне гадел хәл итмәде. Мин 15 елга якын кырыс режимлы төрмәдә аеруча куркыныч җинаятьчеләр белән утырдым, мәҗбүри һәм зарарлы эшләрдә эшләдем. 65 ел гаделлек эзләдем, ләкин мин булдырдым. Мине Россия Федерациясенең Конституция һәм Югары судлары хуплады. Мине тулысынча акладылар, мин үз исемемне пакьләдем, – дип сөйләгән ул «Комсомолка» журналистына.

Фото «Комсомольская Правда» сайтыннан

Гаделсез хөкем карары өчен компенсация белән бәйле тарих инде 1 елга якын дәвам итә. 2023 елның 25 маенда Россия Югары суды карары буенча аны «гаепсез» дип табалар, һәм ул гражданнар судына мөрәҗәгать итә.

Җиңелрәк булыр, дип уйладым, монда барысы да ачык. Мин – реабилитацияләнгән, намуслы кеше, бу билгеле. Ә мине бик озак газапладылар, гаделсез карар кабул иттеләр. Самараның 6нчы кассация суды мондый газаплар өчен миңа 6 миллион калдырды. Мин гаиләмне югалттым, әтиемне һәм әниемне соңгы юлга озата алмадым, булган бар нәрсәмне югалттым, – дип сөйләгән күз яшьләре белән Фәтхулла Исхаков. Ул Россия Югары Судына мөрәҗәгать итәргә ниятли. Аның мәнфәгатьләрен яклаучы адвокат Виталий Буркин да моны «мыскыллау» дип белдергән. Лаеклы компенсация өчен көрәш Россия Югары судында дәвам итәчәген әйткән.

Мин күңелсезләнмим, чөнки акча өчен көрәшмим. Иң мөһиме – мин гаепсезлегемне исбатладым, ә акчаны алар бирергә тиеш, әлбәттә. Дөресен генә әйткәндә, минем өчен бу – икенчел мәсьәлә, – дигән ул.

Тарих 1959 елда Башкортстанның Әлшәй районы Раевка авылында башлана. 22 яшьлек Фәтхулла Исхаковны 2 хатын-кызны үтерергә теләүдә гаеплиләр. Аны 15 елга ирегеннән мәхрүм итәләр.

Чынлыкта исә фаҗигале төндә Наил исемле җирле кеше йортта йоклап яткан хатын-кызга һөҗүм итә һәм яшь кызның йөзен кискәли. Моның сәбәбе үч алу булган, чөнки кыз аны кире каккан. Турыдан-туры дәлилләр булмаса да, Исхаков гаепле булып калган, 13 колониядә утырып чыккан. 2012 елда чын җинаятьче үз гаебен таныган. Ул вакытка аның җинаять җаваплылыгына тартылу вакыты узган була, һәм ул үзе дә берничә елдан соң яман шештән үлә.

Иреккә чыккач, Фәтхулла Исхаков хатыны үлгәнен һәм кечкенә улын балалар йортына биргәннәрен белә. Фәтхулла әфәнде барысын да яңабаштан башларга көч таба. Улын балалар йортыннан алып, туган авылыннан Уфага китә. Анда икенче тапкыр өйләнә, балалары туа. Ул нефть сәнәгатендә лаеклы карьера төзи ала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100