news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Мы из будущего» фильмы аша танылган актер Андрей Терентьевны Казанда җирлиләр

news_top

«Мы из будущего» фильмы һәм «Горюнов» сериалы аша танылган актер Андрей Терентьевны Казанда җирлиләр. Бу хакта аның гаиләсенә сылтама белән «РИА Новости» хәбәр итә.

Актерга 44 яшь иде. Гаиләсендә хәбәр итүләренчә, үлеменә ашказаны җәрәхәте (язва) сәбәп булган. Агентлык әңгәмәдәшенең сүзләренә караганда, актер Татарстан башкаласындагы зиратларның берсендә җирләнәчәк.

Андрей Терентьев 1982 елның 14 июлендә туган. Вениамин Фильштинский курсында Санкт-Петербург театр сәнгате академиясен тәмамлаган. Аннары «Приют комедианта», «Особняк», «Балтийский дом» кебек антреприза театрларында эшләгән. Шулай ук режиссер буларак та үзен сынап караган: Ольга Погодинаның «Глиняная яма» спектаклен сәхнәләштергән.

Кинода беренче тапкыр 2006 елда «Ненормальная» фильмында төшкән. Ике елдан соң Андрей Малюковның «Мы из будущего» фильмында Спирт ролен башкаргач, киң танылган.

Актер катнашкан башка фильмнар һәм сериаллар арасында «Горюнов», «Высокие ставки», «Такая работа», «Игра с огнем», «Презумпция невиновности», «Филин» һәм «Солнцепек» бар. 2026 елда Терентьев «10 историй о любви и смерти» хәрби драмасында да төшкән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар