Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Музыкант, журналист Александр Липницкий чаңгыда йөргәндә бозлы суда батып үлгән

«Звуки Му» төркеменең элеккеге бас-гитаристы Мәскәү елгасы бозы өстендә эте беән йөргән булган.

news_top_970_100
Музыкант, журналист Александр Липницкий чаңгыда йөргәндә бозлы суда батып үлгән
Михаил Захаров

Музыкант Александр Липницкий, «Звуки Му» төркеменең элеккеге катнашучысы Мәскәү өлкәсендә һәлак булган. Ул чаңгыда йөргәндә бозлы суга төшеп киткән һәм батып үлгән. Бу турыда ТАСС агентлыгы хокук саклау органнарындагы чыганагына сылтама белән хәбәр итте.

«Пәнҗешәмбе көнне бер ир-ат Мәскәү елгасы бозы өстендә чаңгы шуа. Ул бер мизгелдә боз астына төшеп китә һәм батып үлә. Мәрхүм ир-ат — музыкант Александр Липницкий», — дигән агентлык чыганагы.

Александр Липницкий музыка тәнкыйтьчесе һәм журналист иде, диелә хәбәрдә.

Мәрхүмнең хатыны Инна сүзләренчә, Липницикийның мәетен тапмаганнар әле. Ул эте белән бергә булган. «Күз алдында боз астына төшеп китте», дигән шаһитлар. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

«Аны үле килеш күргәннәр. Полиция аның судан йөзеп баруын да күргән, аннары ул күз алдында су астына киткән. Ул үлгән инде, мәете боз астына киткән, аны кичә тапмадылар, хәзер дә эзлибез», — дигән Инна Липницкая.

Башта Липницкийның хатыны ире югалу турында полициягә мөрәҗәгать иткән. Ул иренең көндез этен ияртеп, чаңгыда йөрергә китүен, әйләнеп кайтмавын сөйләгән.

Мәрхүмнең дусты, критик Артемий Троицкий бүген хәбәр иткәнчә, Липницкий суга төшеп киткән этен коткарганда һәлак булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100