Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Музыкант, композитор Азат Гыймадиев сольный концертына чакыра

Концерт 24 февраль көнне «Московский» мәдәни үзәгендә узачак.

news_top_970_100
Музыкант, композитор Азат Гыймадиев сольный концертына чакыра
https://www.instagram.com/azatgimadeev/

24 февраль көнне Казанның «Московский» мәдәни үзәгендә музыкант Азат Гыймадиевның сольный концерты була. Бу хакта Азат үзенең инстаграм сәхифәсендә хәбәр итә.

«Дуслар, барыгызны да үземнең концертыма чакырып калам. Концертта инстументаль композицияләр, гитара һәм скрипка кушылуында татарча автор җырлары яңгыраячак. Элекке композицияләр белән беррәттән яңа әсәрләремне дә башкарачакмын.

Минем җырчы Эльмира Кәлимуллина, Зарина Вильданова һәм башкалар белән дуэтларым барыгыз өчен дә сюрприз булыр. Концертта шулай ук Адилә Әхмәтова, Гөлнара Хасипова, Ангелина Шарнина (скрипка) һәм Наилә Сабирова (гитара) катнашачак.

Бу елга бер генә тапкыр уздырыла торган, минем өчен бик мөһим чара», — дип язган ул.

Концерт 19.30 сәгатьтә башлана. Билет бәясе - 300 сум.

Азат Гыймадиев — композитор, пианист һәм җырлар аранжировщигы. Хәзерге вакытта Азатның Россиянең Diamond Records һәм Endless Quest Media лейбллары белән берлектә дөнья күргән дүрт неоклассик музыка альбомы һәм татар телендәге җырлары тупланган бер мини-альбомы бар. Композитор фильмнар өчен дә музыка яза.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100