Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Музыкант Андрей Макаревич качып кына дүртенче тапкыр өйләнгән

Коронавирус аркасында, яшь хатын Израильдә, кияү исә Мәскәүдә калган.

news_top_970_100
Музыкант Андрей Макаревич качып кына дүртенче тапкыр өйләнгән
Владимир Васильев

Былтыр декабрь аенда Андрей Макаревич дүртенче тапкыр өйләнгән. Бу турыда НТВ каналы хәбәр итте.

Берничә ай узгач кына, 66 яшьлек артист яңа хатыны турында сөйләгән. «Машина времени» төркеме лидеры яңа мәхәббәт табу бәхетенә ирешүенә сөенә.

Аның дүртенче хатыны Эйнат исемле яшь кыз, ул яһүди. Гашыйклар зур тантаналар ясап тормаган, тыйнак кына өйләнешкәннәр. Тантана Израильдә булган. «Яшь, матур, акыллы. Туй булмады. Мин андый әйберләрне яратмыйм. Якыннар гына җыелышып эчтек. Пафос ясап тормадым», — ди Макаревич.

Яшь хатын хәзер Израильдә, Макаревич исә Мәскәүдә изоляция режимында яши. Эйнат ире янына килергә тиеш булган, тик рейслар ябылган. Хәзер яшь гаилә видеоэлемтә аша аралаша, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100