news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Музыкаль каймак»: «Мимишный» мизгелләр, матур җырлар һәм кем Яңа елда эшләргә әзер

«Сәйдәш» мәдәни үзәгендә «TMG» (Татар медиа группасы), «Татар Радиосы» һәм «TMTV» оештырган «Музыкаль каймак» концерты узды. Кичә Яңа ел темасына багышланган иде. Шуңа Кыш бабае да, бүләкләре дә, матур чыгышлар да, ялтыр-йолтыр килүче киемнәр дә, бәйрәм рухы да – барысы да булды. «Интертат» хәбәрчесе концерттан репортаж тәкъдим итә.

news_top
«Музыкаль каймак»: «Мимишный» мизгелләр, матур җырлар һәм кем Яңа елда эшләргә әзер
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Ямьле» төркеме белән башланды концерт. Сәхнәгә кызлар диско шары кебек ялтырап торган көмеш төстәге костюмнардан чыкты. Үзләренең көчле репертуары, уйланылган образлары, танылып өлгергән, ләкин үз йөзе булган яшь төркем бу. Концертны нәкъ менә алар белән башлап җибәрү отышлы карар булгандыр, мөгаен. «Бие-бие» җыры залга бәйрәм атмосферасы, җылылык бирде.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Икенче булып, сәхнәгә яшь җырчы Алмаз Зәкиев чыкты. Матур җырлый, костюмы да килешеп тора, зал белән дә эшли белә. Арткы рәтләрдә утыргангамы – тамашачыларга мөрәҗәгать иткән сүзләрен төгәл генә ишетеп бетерә алмадым. Әмма алгы рәтләрдә утыручылар аның сүзләреннән соң кул болгап, алкышлап җавап бирделәр.

ИлСаф – «оверсайзда»

Алмаздан соң, сәхнәгә ИлСаф чыкты. Аның җыры авыл, туган нигез темасына багышланган иде. «Туган-үскән нигезләргә кайтып, йортлар салыйк», – дип җырлады ул. Җыр матур, әмма бераз моңсу. ИлСаф үзе дә авылына кайтып йорт салыр идеме икән – сорарга теләгән идем, ләкин сәхнә артында очратмадым: җырчы китеп өлгергән иде.

Җырдан соң ул тагын туган нигез турында берничә сүз әйтеп алды да кинәт кенә костюм темасына күчте. «Без балачакта, үсмер чакта бик «модный» йөргәнбез икән. Абый-апалардан калган 4-5-6 размерга зуррак кием киеп, «оверсайзда» булганбыз без», – дип, халыкны көлдерде ИлСаф. Бу сүзләр аның бераз зуррак күренгән костюмы белән бәйләп әйтелде.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

ИлСаф бу концертта 2 җыр башкару бәхетенә ирешкән артистлар исемлегендә булды. Шулай ук 2 җыр җырлаучылар рәтендә Рәсим Низамов, Бәширә Насыйрова, Чулпан Йосыпова, Руслан Кираметдинов, Сиринә Зәйнетдинова, Илназ Баһ, Ринат Рахматуллин да бар иде. Ә менә Эльмира һәм Рафил Җәләлиевлар 1 генә җыр белән чикләнде. Кызганыч, чөнки бу җырчыларга 1 җыр бик аз кебек тоелды.

Илназарга да 1 генә җыр җырлаттылар. Ул «Кайттым туган якларыма» җырын башкарып кереп киткәч, алып баручылар Зәмирә Рәҗәпова белән Ленар Гыйләҗев аны «краш» дип атады. Бу яшьләр сленгына мөрәҗәгать итү икенче җырчы – DAMINны сәхнәгә чакыру өчен сәбәп булды. Имеш, ул яшьләр куллана торган яңа сүзләрне яхшы белә, чөнки үзе дә – шул буын вәкиле.

Яшь җырчының «Синсез» җырын тыңладык. Үзе бии дә, җырлый да торган артист икән. Тавышы да матур.

Илнар Сәйфиев: «Талбишекне үзем дә үрергә өйрәндем»

Бу кичтә еллар сынавын узган хитлар да яңгырады. Берничә елга сәхнәдән китеп, янәдән кайткан Илнар Сәйфиев «Талбишек» җырын башкарды. Җыр барышында экранда махсус шул композиция өчен төшерелгән клип та күрсәтелде.

Илнар яңа һөнәр үзләштерүе турында да сөйләде:

25 ел буе «Талбишек»не җырлап йөргәч, үзем дә бишек үрергә өйрәндем. «Шул җырны җырлап йөреп, талбишек үрә дә белмисең», – дип әйтмәссез инде. Үрә беләм, Аллаһка шөкер, – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Илназ Баһ шулай ук хит булган җырын – «Аңла йөрәгемне»не башкарды. Җыр ниндидер җылы, таныш хисләр уятты. Әлеге җыр популярлашып киткән вакытка – бала чагыма кайтарды, ахрысы, ул мине.

Икенче җыры туганнар темасына багышланган иде. Аның алдыннан Илназ туганлык җепләре турында шигырь укыды:

Туганнарны беркем сайлап алмый,

Туганнарның була төрлесе.

Әйбәте дә, әллә бик начары,

Нинди булса да, ул бит – синеке…

Бүләкләр һәм «мимишный» мизгелләр

Илназ Баһтан соң сәхнәгә Кыш бабай белән Кар кызы чыкты. Коридорда торган чыршыны да алып керделәр – бу тамашачыларга тәнәфес башлануын аңлатты. Шул мизгелдә залда утыручы балаларны сәхнәгә чакырдылар. Алар, чын Чыршы бәйрәмендәге кебек, шигырь сөйләп, тәмле күчтәнәчләр алдылар. Концертның иң «мимишный» өлеше, мөгаен, нәкъ менә шушы мизгел булгандыр.

Кичәнең икенче өлешендә олылар өчен дә бүләкләр әзерләнгән иде. Бу юлы алар әзрәк булды. Бүләк ияләрен лототрон ярдәмендә билгеләделәр. Сәхнәгә 2 бала чыкты: җырчы Миләүшә Сафинаның улы Данияр һәм Зәмирә Рәҗәпованың улы Данил.

Артист балалары шулай инде, – дип елмайды Зәмирә. – Тиз генә өйгә кайта алмыйлар, гел ияреп йөриләр.

Беренче булып 3 һәм 26 саннары чыкты, ләкин ул урында кеше утырмый иде.

Монда урыннар 25 белән бетми микән? – дип шаяртты Ленар.

Яңадан сан алдылар – бу юлы 21 булды. Бүләк Рамилә исемле ханымга эләкте: ул 2 мең сумлык сертификат отты.

Икенче бүләк 10 нчы рәтнең 7 нче урынында утырган, Казанда тәрбияче булып эшләүче Зөлфия ханымга чыкты. Ул сәхнәгә әкрен генә күтәрелде.

Шундый әкрен чыгасыз, әллә бүләк кирәкмиме? – дип шаяртты Ленар.

Ышанмадым, – дип җавап бирде Зөлфия апа.

«Артист булырмын дип хыялланмадым»

Концерт барышында сәхнә артына да кереп чыктым. Анда Татарстанның халык артисты Бәширә Насыйрова белән сөйләшеп алдым.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Иҗатка соң килгәнсез, дип беләм. Үкенгәнегез булмадымы?

Юк, бер дә үкенмәдем. Чөнки моңа кадәр дә эшләгән эшемне яратып башкардым. Гомумән, артист булырмын дип омтылмадым, хыялланмадым да. Башта ул хобби сыман, очраклы гына килеп чыкты. Халык яратуын сизгәч кенә ныклап кереп киттем.

Хейтерларыгыз бармы?

Мин интернетта утырмыйм, социаль челтәрләрдәге битләрем ябык. Мин – бик эмоциональ кеше. Бер генә начар сүз дә авыр тәэсир итә ала.

Күлмәгегез бик матур. Стилист белән эшлисезме?

Гадәттә үзем чамалыйм. Эчке тоемлау бар. Үзем яраткан тегүче белән киңәшләшеп, уртак фикергә киләбез. Кием образга, җырга, концертның эчтәлегенә туры килергә тиеш. Быел кызыл күлмәк кидем. Утлы ат елы килә бит.

Елга нәтиҗәләр ясый торган вакыт җитте. 2025 ел сезнең өчен нинди булды?

Быел минем өчен әйбәт ел булды. Авыр да, җиңел дә. Соңгы айларда иҗат, репертуар, костюмнар өстендә бик күп эшләдем. Сәламәтлеккә дә игътибар итәргә туры килде, – диде Бәширә апа.

Яңа ел төнендә кем эшли?

Концертның икенче өлешендә Ринат Рахматуллин, Чулпан Йосыпова, Руслан Кираметдинов, Сиринә Зәйнетдинова, Азат Алсу Фазлыевлар чыгыш ясады.

Шулай ук иҗат юлын яңа башлап җибәргән Ленур Биктимеров та катнашты. Ул үзен җырчы түгел, ә җырлар башкаручы гына дип санавын әйтте. Ленур – махсус хәрби операция ветераны, җитди яралар алганнан соң сәламәтлеге буенча хезмәттән азат ителгән. Соңгы вакытта «сольный» концертлар да куя башлаган. Яңа ел ялларында да эшләргә ниятләвен әйтте.

Азат Фазлыев исә Яңа ел төнендә һәм шуннан соң 2 көн ял итеп, 3 гыйнварда эшкә җыенуларын белдерде: «Элек без 31е көнне дә эшли ала идек. Ул – финанс яктан ныгымаган вакытлар иде. Яшь вакытлар, ипотекалы, кредитлы чаклар. Быел да безгә Яңа ел төнендә чыгыш ясарга тәкъдим ясадылар. Без алмадык. Беренчедән, балалар бар. Икенчедән, бөтен нәрсәнең дә акчадан түгел икәнен аңлаган вакыт. 31 декабрь – ул гаилә белән була торган көн. Үзебезнең йортка да күчтек. Шуңа күрә гаиләбез өчен зур бәйрәм. Шулай да, 2-3 көннән артык ял итә алмыйбыз. Без – шундый кешеләр. Мин үзем нервылана башлыйм. 1-2се безгә җитә. 3еннән эшкә чыгабыз», – дип сөйләде Азат.

Илназ Баһ, киресенчә, эшләргә каршы түгел: «Тәкъдим итсәләр, эшлим. Балаларны да үзебез белән алабыз. Без барган җирдә бәйрәм була», – диде.

Руслан Кираметдинов исә кыска гына җавап бирде: «Ял итәм. Бу елны җитәрлек эшләдек инде», – диде.

Кичәнең ахырында Татарстанның атказанган артисты Люция Мусина һәм Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров, балалары – Миләүшә һәм Айрат Закировлар уртак номер белән чыгыш ясадылар. Матур җырлауларын әйтеп тә тормыйм. Анысын үзегез дә беләсез. Ә менә биюләрен күрергә кирәк иде. Алар җыр куплетлары арасында синхрон хәрәкәтләр ясап биеп тә алдылар, Айрат саксофонында уйнады.

«Музыкаль каймак» тәмамланганнан соң, концерт бетмәгән дә килеш чыгып киткән кешеләрне бик яхшы аңладым. Димәк, аларның монда булганнары бар. Бу мәдәни үзәктә гардеробтан кием алу бик катлаулы икән. Гардеробщиклары җитмәүдәнме, өс киемнәрен алу өчен шактый вакыт чиратта торырга туры килде. Шулай да бер 10-15 минуттан, ниһаять, өйгә кайту бәхетенә ирештек.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар