Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Музыка укытучысын элеккеге укучысы урындыкка бәйләп куеп, яндырып үтергән

Җинаятьтә шикләнелүче 27 яшьлек ир-ат физика укытучысы була. Тик исереп йөри һәм быел эштән китә һәм җинаятьчегә әверелә.

news_top_970_100
Музыка укытучысын элеккеге укучысы урындыкка бәйләп куеп, яндырып үтергән
https://pixabay.com

12 августта Яңа Мәскәүдә билгесез кешеләр шәхси йортка бәреп керә. Биредә музыка укытучысы һәм аның энесе яши. Җинаятьчеләр укытучыны бәйләп куя һәм янгын ясыйлар. Шулай итеп 76 яшьлек хатын һәлак була. Бу турыда «Московский комсомолец» хәбәр итте.

Мәрхүмә Светлана Л. үләр алдыннан 74 яшьлек энесенә җинаятьчеләрнең исемен пышылдап әйтергә өлгерә. Бу — аның элеккеге укучысы — Балаклава проспектында яшәүче 27 яшьлек ир-ат була. Ул музыка мәктәбендә укыган, Светлана Л. аны скрипкада уйнарга өйрәткән.

Оперативниклар җинаятьче эзли. Ул пропискада торган фатирда 73 яшьлек әтисен генә табалар. Бабай улы белән 11 августта телефоннан сөйләшкән һәм баласының гамәлләре турында белми.

Күршеләре бу гаиләне яхшы яктан искә алмый. Әтиләре — галим-физик, Йошкар-Олада туган. Инде күптән улы белән Мәскәүгә күченеп килгән. Әниләре исә бирегә килгәләп кенә йөргән. Күршеләре сүзләренчә, аларның баласын еш кына баскыч төбендә елап беткән килеш күрәләр, аның бәрелгән-сугылган урыннары да була. Егет югары уку йортын тәмамлый, физика олимпиадаларында җиңүләр яулый. Быел гыйнварга кадәр ул физика укытучысы булып эшли, аннары аны эштән җибәрәләр. Ул начар гадәтләреннән арына алмаган. 

Ир-ат әнисе янына китеп тора, июль башында Мәскәүгә кайта. Әтисе өйдә булмаганда, исерек иптәшләрен өйгә җыя башлый. Фатирны пычратып бетерә, аппаратура да югала. Шуннан соң әтисе улына зарланып полициягә гариза яза.

Шул исерек табыннар вакытында өй хуҗасы 38 яшьлек күрше белән танышкан булуы ихтимал. Бу күрше исә шактый криминаль тәҗрибәгә ия. Нәкъ менә ул элеккеге физика укытучысын җинаятькә күндергән дип фаразлыйлар. Шулай итеп 27 ир-ат олы яшьтәге укытучысын искә төшерә һәм аны таларга бара, 38 яшьлек күршесе ярдәм итә. Аларны полиция тоткарлаган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100