Музыка һәм театр өлкәсендә Тукай премиясенә кандидатлар:«Барыгызга да премия бирер идек»
Салих Сәйдәшев музеенда 2024 елда Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә музыка һәм театр өлкәсендә кандидатлар эшләре турында ачык фикер алышу булды. Лаеклар күп, премия кемгә бирелер? Фикер алышу кичәсендә «Интертат» хәбәрчесе дә булып кайтты.
Татарстан Милли музее филиалы – Салих Сәйдәшев музеенда 2024 елда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә кандидатлар җыелган иде. Кандидатларның исемнәрен атап үтик:
«Әлфия» курчак спектакленең актерлар составы – курчак театры ысуллары белән сәхнәдә татар халкының бөек җырчысы образын булдырганнары өчен («Әлфия» спектакле), Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе кандидаты итеп тәгаенләнделәр.
Эльмир Низамов – «Кара пулат» операсын язганы өчен, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе кандидаты итеп тәгаенләнде.
Миләүшә Тәминдарова – Татарстанның хор культурасын саклау, үстерү һәм этәрү өчен, аеруча «Татар хор антологиясе»н булдырганы өчен, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе кандидаты итеп тәгаенләнде.
Риф Гатауллин – милли музыка сәнгатенә гаять зур өлеш керткәне өчен, «Сак-Сок» симфоник бәете, вокал һәм хор өчен язылган цикллар, авторлык җыентыклар һәм нота җыентыкларын булдырганы өчен, шулай ук Татарстан телевидениесендә һәвәскәр композиторларга багышланган тапшырулар циклы өчен, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе кандидаты итеп тәгаенләнде.
Фикер алышуны Салих Сәйдәшев музее директоры Айдар Әхмәдиев алып барды. Кунакларны сәламләгәннән соң, ул сүзне Мәдәният министрлыгы вәкиленә бирде.
Айрат Фәйзрахманов: «Кызыклы кандидатлар дәгъва кыла»
ТР Мәдәният министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән арадашлык бүлеге мөдире Айрат Фәйзрахманов:
– Быел кызыклы кандидатлар дәгъва кыла. Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясен тапшыру нигезләмәсе буенча, сәнгатьнең төрле юнәлешләрендә киң җәмәгатьчелек тарафыннан яңгыраш тапкан күренекле әсәрләр билгеләп үтелә. Төрле юнәлешләр дигәндә, алар нигезләмәдә язылган: ул – әдәбият, музыкаль сәнгать, театр сәнгате, сынлы сәнгать (скульптура һәм фотосәнгать). Шул максат белән без Татарстан Милли музее һәм шәһәребезнең башка учрежденияләре белән фикер алышулар уздырабыз.
Биредә иҗади берлекләрнең, мәдәният учреждениеләре, дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнаша. Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенең жюри рәисе – Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов. Жюри әгъзалары, җиңүчеләрне сайлар алдыннан, 2 тапкыр фикер алышу оештыра. Беренчесендә – 10 кандидаттан торган исемлек сайланды. Икенче очрашуда массакүләм мәгълүмат чараларында чыккан материаллар, мәдәният учреждениеләрендә булган фикер алышулар игътибарга алына. Комиссия теге яки бу кандидатларга тавыш бирә. Дөресен әйтергә кирәк: тавыш бирү ябык режимда була, тавыш биргәнче, берничә этаптан торган бик көчле фикер алышулар була. Шуңа күрә биредә яңгыраган экспертларның фикерләре, журналистларның язмаларын без жюри әгъзаларына җиткерәчәкбез. Шуңа күрә сезнең фикерләрегез безнең өчен бик мөһим һәм кирәкле. Барыгызга да, барлык килгән кунакларга рәхмәт, – дип фикер алышуны башлап җибәрде ул.
«Әлфия» спектакле – Илгиз Зәйниев һәм «Әкият» театрының татар төркеме тарафыннан Әлфия Авзаловага сәхнәдә куелган һәйкәл!»
Татар дәүләт «Әкият» курчак театрын, сәхнәдә татар халкының бөек җырчы образын булдырганнары өчен (Әлфия Авзалова турында Илгиз Зәйниев куйган «Әлфия» спектакле), Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе кандидаты итеп тәгаенләнделәр:
Кунаклар алдына Татарстанның халык артисты Рәмзия Фәйзуллина, Татарстанның атказанган артисты Юрий Чуктиев, Татарстанның халык артисты Ришат Гыйздәтуллин, Татарстанның атказанган артисты Фәнзилә Сабирова, Татарстанның атказанган артисты Гөлнур Габдрахманова, Татарстанның атказанган артисты Миләүшә Фәйзрахманова, Татарстанның атказанган артисты Марс Гайфуллин чыкты:
– Сезнең алда без имтихан тоткан кебек, сәхнәдә без болай каушамыйбыз. Ә менә хәзер каушата, – диде артистлар. – «Әлфия» спектакленең чыгышы театрга да, җәмәгатьчелеккә дә бер зур вакыйга булды.
Без – татарлар. Татарыбызның теле, җыры бар. Шушы җырларны, телебезне оныттырмас өчен, халыкның үзәгенә үтәр өчен, шундый спектакль чыгардык. Без инде озак еллар буе эшлибез, гастрольләргә чыгып, һәрбер авылдагы балаларга спектакльләребез аркылы телебезне, җырларыбызны онытмаска өйрәтәбез.
Һәркемнең үзенең Әлфиясе бардыр. Кечкенә вакытта иртән радиодан концерт була иде. Әти-әни янында чәй эчә-эчә, концерт тыңлый идек. Әлбәттә, Әлфия апа җырлый иде! Аның җырлары аша мин Әлфия апа белән таныштым. Үсмер вакытта да Әлфия апа җырлары яңгырап торды, алар мине нәрсәгәдер җилкендерде, нәрсәгәдер өметләндерде. Шулай итеп, тормышымның башка этабына күчәм – җиткән шәхес, гаиләм, балаларым бар.
Әлфия апаның җырлары тормышым буена мине озата килә. Хәзер инде оныкларым бар, мине тагын Әлфия апаның җырлары озата бара. Монысы инде бөтенләй башка Әлфия: ул тормышны төбеннән алып айкый торган Әлфия. Безнең спектакльдә Әлфия апа башкаруында «Кар сулары» җыры яңгырый. Ул «Кар сулары» җырын җырлагандагы күңелне төбеннән актарып алуы өлгергәнлек этабында да озатуын әйтәсем килә. Әле бит артистның сәхнәдә ялтырап торган вакыты бар. Сәхнәнең арткы ягы да, шәхси тормышы да бар. Бер спектакльдә аның сәхнәдә җемелдәвен, балкуын да, авырлыкларны үзенең шәхси тормышында җиңүен Илгиз Зәйниев ничек итеп күрсәтеп бирде! Бу – спектакльдә аерымачык күренә. Әйе, Әлфия апабыз турында китаплар, җырлар, шигырьләр язылган, аңа һәйкәлләр дә куелган. Ә инде «Әлфия» спектакле – Илгиз Газинурович һәм татар төркеме тарафыннан Әлфия апага сәхнәдә куелган һәйкәл!
Бөек Тукаебыз, бөек Әлфиябез, Илһамыбыз бар. Шушы биеклектән шул бөекләргә карап, без горурланабыз.
«Әлфия» спектаклен куйганда яңа режиссерыбыз белән таныштык. Курку хисләре дә булды. Әлфия Авзалованың бала вакыттан алып, бөтен авырлыклары, михнәтләре, шатлыклары менә шушы спектакльгә сыйган, сәхнәнең һәр почмагы үзенә бер сулыш алган спектакль бу. Тамашачылар: «Ничек уйлап бетергәннәр дә, ничек уйнап бетерәләр болар?» – диләр. Әлфия апа кичергән бөтен хис-кичерешләре, моңнары шушы нәни курчаклар аша бирәбез, тамашачыларны елатырга мәҗбүр итәбез.
Илгиз Газинурович – бик талантлы, фантазиягә бай режиссер. Күз тимәсен. Бу спектакльне куяр алдыннан ул бик озак уйланды: баштан ул Әлфия апаның җырларын тыңлагандыр. 20ләп җыры белән бу спектакльдә Әлфия апаның иң үзенчәлекле, иң яраткан, иң мәхәббәтле, йөрәк бәгырьләрен сыздыра торган мизгелләре күрсәтелгән. Татарстанда гына түгел, Россиядә булмаган хәл бул. Легендар җырчыбыз Әлфия апа турында сәхнәдә курчак спектакле кую – үзенә күрә бер батырлык. Артистлар җиткерә алырлармы? – Баштан без дә курыктык. Чөнки спектакль сүзсез, анда аның җырлары гына яңгырый. Ничек уйнарбыз микән, дип борчылдык.
40тан артык ел эшләү дәверендә беренче мәртәбә сүзсез спектакль уйнадык. Безнең өчен бу – бик зур тәҗрибә булды. Безгә ышанып, спектакльне тапшырганы өчен, Илгиз Газинуровичка рәхмәт. Спектакльдән соң тамашачыларыбыз, күзләрен сөртә-сөртә, дәррәү басып кул чаба, сәхнәгә менәләр. Осталыгыбыз белән кешенең җанын уятканбыз, дип әйтә алабыз, – дип сөйләде «Әкият» театры артистлары.
Айрат Бик-Булатов: «Әлфия» спектакле – уникаль хезмәт»
Филология фәннәре докторы, Казан федераль университетының Глобаль һәм милли медиа кафедрасы доценты, Державин исемендәге Республика премиясе лауреаты, Белинский исемендәге театр һәм әдәбият тәнкыйте өлкәсендә премия лауреаты, «Нева» халыкара премиясе һәм Горький исемендәге әдәбият өлкәсендә премия лауреаты Айрат Бик-Булатов:
– Искитмәле спектакль куйгансыз, котлыйм сезне! Дөресен әйткәндә, театр алдында бик иҗади мәсьәлә куелды. Иң мөһиме, бу спектакльнең милли миссиясе бар. Әлфия Авзаловада халыкның җаны яши. Һәр халыкның шундый җырчысы була. Алар бармак белән генә санарлык. Хәзер инде пластинкалар да, дисклар да юк, әмма сәхнәдән Әлфия Авзалованың тавышы яңа буын өчен яңгыравы бик мөһим. Спектакльдә халык рухы да бар.
Бу без күреп ияләнгән мюзикл да түгел, чөнки мюзиклларга җырлар махсус языла. Ә монда Әлфия Авзалова репертуарыннан җырлар алынды, һәм шул җырлар аша Әлфия апаның тормышын күрсәттеләр. Ягъни бу аерым номерлардан торган концерт кына түгел. Спектакльдә халык күңеле барлыгы да сизелә. Бер яктан, иң яхшы җырлар, икенче яктан, тормыш тәкъдим ителде. Анда бер драматик мизгел дә бар – Әлфия Авзалованың хастаханәдә булуы. Болар барысы да сүзсез уйнала. Шул ук вакытта фольклорга нигезләнгән татар халкының моңы да чагылдырыла. Бу яктан караганда спектакль – уникаль хезмәт.
Иң мөһиме – хәзер сәхнәдә Әлфия Авзалованың җырлары яңгырый, аларны төрле буын кешеләр – яшьләр дә, балалар да тыңлый. Спектакльне Татарстан буйлап куеп йөрсәләр, тагын да яхшы булыр иде. Башкаручыны шушы жанрда халыкның милли хәзинәсе буларак тану – үзенә күрә батырлык. Мондый кешеләр аз. Хәзер моны саклап калу, дәвам итү мәсьәләсенә килгәндә... Язучылар, композиторларның хәзинәсе кәгазьгә – китапка теркәлеп кала. Скульптуралар, картиналар да кала. Ә җырлау... Аны ничек саклап калырга һәм киләсе буынга тапшырырга? Бу, һичшиксез, кирәкле миссия. Минемчә, «Әкият» театры актерлары бу бурычны үтәде, – диде ул.
Александр Маклыгин: «Эльмир Низамов – барысына да үз көче, үз казанышлары белән иреште»
Икенче тәкъдим ителгән кандидат – композтор Эльмир Низамов. Аның «Кара Пулат» операсыннан өзекне Илгиз Мөхетдинов һәм Илүсә Хуҗина башкарды.
Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе профессоры, музыка теориясе кафедрасы җитәкчесе, музыка белгече, музыка белеме докторы, Татарстан Республикасы һәм Марий Элның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясе югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре Александр Маклыгин:
– Быел музыка өлкәсендә кандидатларның барысы да Тукай Дәүләт премиясенә лаек дип саныйм. Музыка өлкәсендәге кандидатларның барысы белән дә таныш. Аеруча Эльмир Низамов турында сөйләп үтәсем килә, чөнки аның иҗади яктан шәхес буларак формалашуы минем күз алдында булды. 20 ел дәвамында мин Казан дәүләт консерваториясендә композиция кафедрасын җитәкләдем, 3 ел элек, бик рәхәтләнеп, кафедраны Эльмирга җитәкләргә тапшырдым. Ул бу миссиягә өлгереп җиткән иде инде. Бүгенге көндә кафедра бик әйбәт эшли дип бәялим.
Бүген исә Эльмирның иҗади казанышы турында сүз бара. Эльмир Низамовның «Кара пулат» операсы – мәдәниятебездә бер якты күренеш, шигем юк, ул татар музыка мәдәнияте тарихының бер өлеше булып калачак. Эльмирның яшь чагы искә төшә... Хәтерлим: аңа уку җиңел бирелмәде, чөнки ул Ульяновскида туып үскән. Казан белән чагыштырганда, анда музыкаль мохит башка. Укуының беренче елларында ул үзен татар фольклорын өйрәнүгә багышлады. Шул ук вакытта композициянең барлык заманча техникасын, ХХ гасыр композиторларының стиль ягыннан табышларын бәйнә-бәйнә өйрәнде. Консерваторияне тәмамлаганда иң матур әсәрләрен язды.
Хәзер Эльмир Низамов – Россиядә танылган, авторитетлы композитор. Татарстанның музыка өлкәсендәге яшьләре турында сүз кузгалганда, иң беренчеләрдән булып, Эльмирның фамилиясен ишетәбез. Ул – үз-үзен булдырган шәхес. Эльмир гап-гади эшчеләр гаиләсеннән. «Арттан этүчесе», «төртүчесе» булмаган. Барысына да үз көче, үз казанышлары белән ирешкән. Шушы фактны ишеткәч кенә дә, аңа карата иҗади яктан хөрмәт, ихтирам хисләрен уята.
Эльмирның әлеге Дәүләт премиясен алыр өчен әле башы яшь, дип әйтүчеләр булырга мөмкин. Минемчә, бер дә яшь түгел. Дмитрий Шостакович үзенең дәүләт дәрәҗәсендәге беренче премиясен (ул вакытта ул Сталин премиясе дип аталган) 34 яшендә алган, мәсәлән. Шуңа күрә, Эльмир бераз олырак та булып чыга әле. Аның профессиональ яктан казанышын әле генә яңгыраган «Кара Пулат» операсындагы өзектән ишетә алгансыздыр. Анда төрле традицияләр берләшә: эш пентатоникада түгел, интонациянең катлаулыгында. Ул – бик яхшы оркестрлаучы, музыкант. Аның репертуарын белүчеләр әсәрләренең бай яңгырашы турында әйтә ала. Татар музыкаль мәдәниятендә Эльмир Низамов кебек шәхес булганда, аңа, әлбәттә, теләктәшлек белдерергә кирәк. Вакытында теләктәшлек белдерик! – диде профессор.
Миләүшә Тәминдарова: «Премияне бирәләрме-юкмы – мөһим түгел. Антология чыгарып, үз бурычымны үтәдем дип әйтә алам»
Татарстан Республикасы камера хоры сәнгать җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Миләүшә Тәминдарова:
– Хөрмәтләп килгәнегез, безнең кандидатураны тәкъдим итүегез өчен рәхмәт! «Татар хор сәнгате антологиясе. ХХ гасыр» турында сөйләп үтәсем килә. Дусларым миңа «Алиса» тавыш ярдәмчесен бүләк итте. Мин «Алиса»га: «Җиһановны тыңлыйк», – дип әйттем. «Хәзер сезгә рэпер Джиган җырлый», – диде миңа ул. Салкын тир бәрде. Платформаларны барлый торгач, академик һәм хор музыкасының бөтенләй булмавына төшендем. Татарча җырлаган хорлар, татар теленең фонетикасын, орфоэпиясен аңлаган хор җитәкчеләренең булмавын, консерваториядә дә хорлар белән эшләүче милли кадрларның якын елларда әзер булмауларын аңладым. Әгәр дә бу эшкә үзем алынмасам, якындагы 10 елда башка беркем дә алынмас, дидем. Барлык мәйданчыкларда, платформаларда Нәҗип Җиһанов урынына рэпер Джиган җырлый бирәчәк...
«Түләк һәм Су-сылу» операсы турында бик күп фәнни эшләр язылган, теоретик эшләр башкарылган, «Ә нәрсә соң ул?» – дип оныкларыбыз сорасалар, нәрсә дип җавап бирербез? Бу операны беркайда, беркайчан тыңлап булмас бит. Ә менә «Намус» операсы шулай яңгырый, дип тә әйтә алмабыз.
Татар хор сәнгате антологиясен коточкыч шартларда әзерләдек. Иң элек мин Татарстан Мәдәният министрлыгына хат яздым. «Җиңел ел түгел, финанслар юк», – диелгән иде җавап хатында. Хыялымның чынга ашмавын аңлаудан, шул хатны күрүгә, үксеп елый башладым, кан басымы 200гә күтәрелде. Шул вакытта Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпованың үзенә хат яздым. 2 атнадан соң әлеге антологияне эшләр өчен акча бүлеп бирелде. Без анда-монда сугылып, студияләрне барладык, карадык. Тавыш режиссерларын эзләдек. Кайсы студиядә акустика, аппаратура барлыгын ачыкладык. Аннан соң авторлар белән эшли башладык. Кызганыч, Рөстәм Яхинның әсәрләре антологиягә кермичә калды. Без аның әсәрләрен яздырган булсак та, Рөстәм абыйның туганнары антологиягә кертергә рөхсәт бирмәде. Мансур Мозаффаровның кызы Галина Мансуровна белән күрештек. Мансур абый бик тыйнак булган, Галина ханым да нәкъ әтисе кебек! Антологиягә «Зиләйлүк» җыры Мансур Мозаффаров эшкәртүендә керде. Минемчә, бу әсәр – хор сәнгате шедевры! Озын көйләрне башкаручылар да табылды, алар инде хәзер бетеп бара. Эстрада башкаручылары муеннан тулган, ә бормаларны, озын көйләрне дөрес итеп башкара белүчеләр юк. Татар бормалары башкорт бормаларыннан кайсы ягы белән аерыла? Җырларны, татар мелизмнарын авыздан-авызга ничек итеп тапшырырга? Бу сораулар төптән өйрәнелмәгән.
Шунда ук Галина Мозаффарова миңа әтисенең «Галиябану» операсы барлыгын әйтте. Аны беркем беркайчан башкармаган. Ул архивта ята икән. Солтан Габәшинең хор өчен язылган «Кичке азан» дигән иң беренче әсәре дә архивта тузан җыеп ятар иде. Ул кулъязманы Нияз Гәрәев архивтан табып, расшифровкалады.
«Татар хор сәнгате антологиясе. ХХ гасыр» – иң зур казанышыбыз. Безгә Тукай премиясен бирәләрме-юкмы – мөһим түгел. Мин инде үз бурычымны үтәдем дип әйтә алам. Чөнки ул музыка белән бик ләззәтләндем. Иң кыйммәте шул – дөнья буйлап безнең антологиядәге Мансур Мозаффаров, Шамил Шәрифуллинны, халык җырларын тыңлаучылар бар!
Композитор белән тамашачы арасында бик зур упкын бар. Әгәр без ул әсәрләрне башкармасак, алар шулай шкафта ятар иде... Минемчә, шушы бөек композиторларыбыз алдында безнең алда бик зур бурыч бар. Аларның сәнгатен тамашачыга җиткерә алсак, димәк, татар сәнгате мәңге яшәячәк, һәм без аны оныкларыбызга, нәсел дәвамчыларыбызга тапшырырбыз, – диде Миләүшә Тәминдарова.
Винера Ганиева: «Татарстан Республикасы камера хоры – республикабызның йөзек кашы, бренды!»
Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты профессоры, соло җырлау кафедрасы җитәкчесе, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, «Дуслык ордены» кавалеры Винера Ганиева:
– Заманында мин шушы этапны уздым. Беренче елны узмасам да, икенче елны узган идем. Сезнең халәтегезне бик аңлыйм. Әлбәттә, бик борчыласыз. Миннән торса, барыгызга да премияне бирер идем, чөнки эшләгән эшләрегез бихисап, бик күп. Мәдәниятебез, сәнгатебезнең мирасын саклап калуда, үстерүдә, аны пропагандалауда барыгыз да күп өлеш керткән. Коллективлар, язучылар, композиторлар республикабызны тагын да бөтен дөньяга танытыр өчен күп хезмәт куйгансыз.
Барыгызны да бик хөрмәт итәм, ләкин игътибарыгызны Миләүшә Әмир кызы Тәминдарова җитәкләгән Татарстан Республикасы камера хорына җәлеп итәсем килә. Хәтерлим, 2007 елда әлеге хор турында бик күп сүзләр әйттеләр: «Кирәкме соң бу безгә? Ансамбль коллективларыбыз бар бит», – диделәр. Җитәкчеләребез бик дөрес карар чыгарды: шушы камера хорын тудырды. 2007 елдан алып бүгенге көнгә кадәр хор республикабызның йөзек кашы булды! Ул безнең республика бренды дип әйтер идем. Россия күләмендә «Битва хоров»та иң яхшы хор коллективы исеменә лаек булды. Әлеге хор «Ну-ка, все вместе! Хором!» телевизион конкурсында катнашып, җиңүгә иреште, безнең хорның, сәнгатебезнең дәрәҗәсен бөтен дөнья ишетте.
Иң шатландырганы шул: Миләүшә Әмировна җитәкләгән хор безнең кафедраны тәмамлаган студентларыбызны эшкә кабул итә. Без студентларны чыгарабыз, кая урнаштырырга дип, эш эзләп йөрибез. Миләүшә Әмировна сайлап ала белә. Бу – безнең өчен бик зур казаныш. Данлыклы, иң югары профессиональ коллективта безнең институтыбызның шәкертләре хезмәт итә. Хорның репертуары шаккаткыч! Алар хор өчен язылган татар әсәрләрен генә башкармый, хор өчен язылган халык җырларын, онытылып бара торган җырларны эшкәртеп, бөтен дөньяга чыгаралар. Төрле телләрдә әсәрләр башкаралар. Һәр җырлары – үзе бер спектакль кебек. Шулкадәр рәхәтләнеп, гаҗәпләнеп карыйм. Хордагы катнашучыларның йөзләренә карасаң, алар һәр сүзнең тәмен белеп җырлый, күзләрендә ялкын күренә. Димәк, алар яраткан эшләре белән шөгыльләнә.
Кандидат булу – үзе бер зур дәрәҗә. Жюри әгъзалары дөрес карар кабул итәр дип уйлыйм, Аллага тапшырдык! – диде Винера Ганиева.
Ләйлә Гарифуллина: «Татарстан Республикасы камера хоры профессиональ музыканы тулы бер альбом итеп чыгарырга алынды – аның уникальлеге дә шунда»
София Гобәйдулина исемендәге Заманча музыка үзәге җитәкчесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ләйлә Гарифуллина:
– Хезмәттәшем, дустым Миләүшә Әмир кызы һәм аның коллективы – Татарстан Республикасы камера хоры турында ихлас күңелдән сөйләп үтәсем килә. Мин әлеге коллективта 2007 елда эшли башладым. Бу вакыт аралыгында хор бик зур юллар аша узды: төрле юнәлешләрдә, формаларда эшләде – бу аның эзләнүе иде.
Бер яктан, хор ул – ниндидер катлаулы сәнгать кебек. Миләүшә Тәминдарова хәзинәгә басым ясарга булды, һәм, Винера Әхәтовна әйтмешли, бу хор бүгенге көндә – Татарстан бренды. Сүз дә юк, кандидатларның барысы да искитмәле. Әмма әлеге хор үткән юл, әлеге хорның төп мәгънәсе – Татар хор сәнгате антологиясе иде. Бу – бик зур хезмәт. Иң мөһиме – әлеге антологиядә профессиональ коллектив тарафыннан яңгыраган профессиональ музыка башкарыла. Без халык музыкасын, җырларын бик күп башкарабыз, әмма республикада, мөгаен, беркемнең дә әле Солтан Габәшидән алып заманча музыкага кадәр үсеш кичергән профессиональ музыканы тулы бер альбом итеп чыгарырга алынганы булмагандыр. Аның уникальлеге дә шунда. Шуңа күрә, минемчә, Татарстан Республикасы камера хоры коллективы – Тукай Дәүләт премиясенә лаеклы кандидатура, – диде ул.
Наилә Агдеева: «Миләүшә Тәминдарова татар хор музыкасы, сәнгатенә гашыйк итә»
Сәнгать белеме кандидаты, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең Башкару сәнгате, музыка тәнкыйте һәм медия технологияләр кафедрасы доценты Наилә Агдеева:
– Миләүшә Әмировна Тәминдарова иҗатына бик ихтирам белән карыйм. Якыннан таныш түгел идек, мин укыган вакытта ул консерваториядә укыта иде. Курсташларым исеменнән әйтә алам, Миләүшә Тәминдарова хорында эшләү – зур дәрәҗә. Аның хорында эшләүчеләр безнең өчен чын йолдыз булып кабул ителә иделәр. Чөнки алар бик күп гастрольләргә чыга иделәр, хорның эшчәнлеген ил күләмендәге тарихта керткән өлеше бәяләп бетергесез. Аларның эшчәнлеге күптән безнең республикабызның чикләреннән дөнья күләменә чыкты.
Миләүшә Тәминдарова – төрле яклап уңган кеше. Җырчы, актриса, дирижер, мәгърифәтче, педагог, маркетолог... Бер шәхестә шулкадәр күп сыйфатлар тупланган. Татарстан Республикасы камера хорына нигез салучы, алыштыргысыз җитәкчесе. Әлеге хор турында әйткәндә Миләүшә ханым күз алдына килә һәм киресенчә. Винера Әхәтовна дөрес әйтте, бу – бренд. Коллективның репертуарында татар музыкасы гына бар, дигән фикер туарга мөмкин. Татар музыкасы, классика, халык музыкасы, рус һәм чит ил музыкасы белән беррәттән төрле жанрларда башкарыла. Бу – Миләүшә Әмировна профессиональлегенең югары үрнәге. Аның инициативасы белән башкарылган проектларны санап бетерерлек түгел. Аларның концертлары аншлаглар белән үтә, ә тамашачылар кушылып җырлап, биеп тә ала. Ул татар хор музыкасы, сәнгатенә гашыйк итә. Моңа дәлил булып, «Ну-ка, все вместе! Хором!» телевизион конкурсындагы чыгышны атарга була.
Камера хорының форматы коллективка төрле стиль, техника, алымнар белән экспериментлар ясарга мөмкинлек бирә. Шул алымнарның берсе – попурри. Мәсәлән, төрле халыкларның җырларын попурри итеп башкару зур кызыксыну уята. Бу шулкадәр табигый килеп чыга һәм халыклар дуслыгын, бердәмлеген күрсәтүгә үрнәк булып тора.
Миләүшә Әмировна Казан хор мәктәбенең дәвамчысы – традицияләрен дәвам итүче. Озак еллар ул Казан дәүләт консерваториясендә Казан хор мәктәбенә нигез салган Семен Казачков белән бергә эшләде, бу мәктәп профессиональлекне чагылдыра. Шулай ук, ул Казан консерваториясенең опера студиясен дә җитәкләгән иде. Хор сәнгатенә игътибарны җәлеп итү, аны популярлаштыру Солтан Габәшинең 100 ел элек башкарган эшләрен хәтерләтә. Ул да хор оештырган, анда профессиональ булмаган музыкантлар да йөргән. Бу хәрәкәт, шулай ук, зур хөрмәт белән бәяләнүне сорый.
Җәмәгатьчелек аның Татар хор сәнгате антологиясен чыгару һәм кайбер онытылган хор әсәрләрен халыкка кайтаруны бик җылы бәяләде, Шамил Шәрифуллинның мөнәҗәтләрен, авыл көйләрен башкаруларын да аерым билгеләп үтәсем килә. Бик күп сөйләр идем тагын, – диде Наилә Агдеева.
Риф Гатауллин: «Һәвәскәрләр безнең җыр сәнгатен саклады. Аларны тарихта калдырасым килә»
Композитор, Татарстан Республикасы һәвәскәр композиторлар оешмасы рәисе, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы композиторлар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Муса Җәлил премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының «Данлы хезмәт өчен» медаль иясе Риф Гатауллин:
– Композитор булу җиңел булмады минем өчен. 1970 елларда музыка көллиятенә җырчы буларак килеп кердем. Аннары консерваториядә җырчылыкка укып чыктым. Аннары гына композиция бүлегенә алдылар. Шамил Шәрифуллинда укыдым. Ул миңа: «Фольклор җый. Фольклор җыйсаң, кеше буласың», – диде. Кая гына барсам да, фольклор җыеп йөрдем. Узган ел «Көйле иман» дигән җыентыгым чыкты. Бакырган, Мөхәммәдьяр, Кыйссаи Йосыф китапларыннан 1990 елларда җыелган фольклор әсәрләр урын алды. Әби-бабайлардан фольклор җыеп кала алдым, бу минем өчен зур мөмкинлек булды – Мәдәният министрлыгына рәхмәт.
Татар теле саклансын дип, балалар, яшьләр өчен җырлар, җыентыклар эшләргә тырыштым. Ниһаять, ике телдә «Минем җырлыйсым килә» / «Я хочу петь» дигән китабымны 2 ел элек чыгардым. «Сак-сок» симфониясе – консерваториядә укыганда диплом эше иде. «Тәңре» симфониясен дә яздым, аларны чыгарырга мөмкинлек юк, киләсе елда – юбилей елында, бәлки, берәр нәрсә эшләрмен.
Һәвәскәрләр турында әйтәсем килә. Алар безнең җыр сәнгатен саклады. Аларны 30 ел элек берләштердем – барысын да җыйдым һәм антологияне эшләдем. Мәдәният министрлыгына рәхмәт, миңа грант бирделәр. Узган гасырның 40нчы елыннан башлап 2000 елга кадәр антологияне эшләдем. Хәзерге көндә дә һәвәскәрләр белән эш итәм, моның өчен миңа дәүләт бернинди акча түләми. «Татарстан» дәүләт телерадикомпаниясендә алар турында тапшырулар эшлим. Аларны тарихта калдырасы килә, алар – безнең татар моңын, телен саклаган егетләр, – диде ул.
Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе, шагыйрә һәм язучы Наилә Ахунова:
– Бүген, ниһаять, Риф Гатауллин белән күрешергә насыйп булды. 12 ел элек интернеттагы язмамны таптым. Риф әфәнде әтием, Татарстанның халык язучысы – Гариф Ахуновның сүзләренә көй язган булган икән. «Чулпан җыры» спектакленнән «Аерылышу» җыры ул. Бу җыр – минем иң яраткан җырларымның берсе. Бик зур рәхмәт сезгә! Җырны Руслан Габитов башкарган иде. Казаныбыз, Татарстаныбызда шулкадәр талантлы башкаручылар барлыгына инанды. Спектакль үткәндә калса да, әлеге җыр безгә әти-әниләребезне искә төшерә. Сез – күренекле мәдәният эшлеклеләрнең берсе. Сезнең белән танышуыма бик шатмын! – диде ул.
Мөршидә Гатауллина: «Быел музыка өлкәсендәге кандидатураларга ике Тукай премиясе бирелергә тиеш. Шуларның берсе минем Рифымныкы булыр дип өметләнәм!»
Риф Гатауллинның хатыны Мөршидә Гатауллина:
– Миннән дә яхшырак минем Рифымны кем белә инде? Мин беләм. Аның иҗатын, нәрсә белән яшәгәнен, кайсы җире авыртканын, нәрсә ашаганын беләм. Нинди хатын-кызлар ошаганын да беләм – барысын белеп торам. Минем Рифым турында сөйләргә бер кеше калмады, шуңа күрә үзем чыктым сөйләргә. Риф – бик тыйнак кеше. Риф Тукай Дәүләт премиясенә кандидатлар исемлегенә кергәннән соң, таныш-белеш кешеләр шалтырата башлады: «Ник, ул Тукай премиясен алмаган идемени?» – дип сорыйлар. Чыннан да, Рифның бик популяр вакытлары булды, ул вакытлар узды инде. Ул вакытта да Тукай премиясен сорамаган – тыйнаклыгы аркасында дип уйлыйм.
Хәзер ул иҗат итүен дәвам итә, бер дә туктап тормый. Көне-төне аның колагында, уенда музыка. Ул, балалар өчен җырлар аз, дип борчыла. Хәзер бик күп һәвәскәр композиторлар да балалар өчен җыр яза башлады. Риф 30 елдан артык һәвәскәр композиторларны берләштереп, шуларның рәисе булып тора. Җәмәгать, безнең өйдә нәрсә булганны күрсәгез: бездә семинарлар, конференцияләр, съездлар, аншлаг, концертлар да була… Хәтта бездә үзенең көен сызгырып күрсәткән кешеләр дә була. Риф аларны нотага сала. Шуңа күрә Рифның антологияне төзергә керешүе юкка гына булмады. Материаллар күп җыелган иде: 70 еллык вакыт аралыгында булган, иҗат иткән һәвәскәр композиторлар турында антология әзерләде. Антология үзенең чыкканын – иганәчесен көтеп ята.
Үзешчән композиторлар, дип әйтәләр. Риф ул атаманы «һәвәскәр композиторлар» дигән атамага алмаштырды. Җырга, сәнгатькә, музыкага һәвәс кешеләр – алар нәрсә дә булса эшли. Алар – табиблар, машина йөртүчеләр, агрономнар һ.б. Әмма аларның күңелләре җырлый, алар җырга һәвәс кешеләр. Шуның өчен һәвәскәр композиторлар.
«Сезгә нинди җыр кирәк?» дигән китабында 150ләп һәвәскәр композиторларның 200дән артык җыры урын алды. Менә шундый форматтагы китапны соңгы тапкыр 1974 елда Александр Ключарев чыгарган булган. Шуннан бирле андый җыентык булмаган. Белгәнегезчә, атаклы җырчыларның күбесенең репертуары һәвәскәр композиторларның җырларыннан тора.
2018 елда Рифны туган ягы – Югары Ослан районына театр коллективы төзергә чакырдылар. Ул анда татар музыкаль балалар театры коллективы оештырды, ул бүгенге көнгә кадәр эшләп килә. Риф балаларны җырларга өйрәтү мәсьәләсенә җиңелчә генә карамый, балалар җырларны тоеп, нәрсә турында җырлаганнарын белеп җырларга тиешләр, дигән фикердә тора ул. Шуңа күрә Рифка барлык җырларны да рус теленә тәрҗемә итәргә туры килде.
Миләүшә Әмировна шулкадәр дөрес фикер әйтте, композитор белән тамашачы арасында упкын ята, диде. Шул упкын аркылы җырны җиткерү өчен, башкаручы кирәк. Минем уемча, барлык кандидатлар да Тукай премиясенә лаек. Әмма һәркайсының үз урыны. Риф – композитор, ул әйтәсе килгәнне, мәсәлән, Миләүшә Әмировна халыкка җиткерә. Әйе, алар бер дәрәҗәдә тора. Миләүшә Әмировна композитор язган әсәрне халыкка илтеп җиткерә, алар бер башлаган эшне бергә эшлиләр. Кайчаннан бирле бер музыкантка, композиторга Тукай премиясен биргәннәре юк! Быел музыка өлкәсендәге кандидатураларга ике Тукай премиясе бирелергә тиеш, дип уйлыйм. Шуларның берсе минем Рифымныкы булыр дип өметләнәм! – диде Мөршидә Гатауллина.
Айдар Әхмәдиев: «Кешенең таланты кәгазь белән генә билгеләнми»
Салих Сәйдәшев музее директоры Айдар Әхмәдиев:
– Минемчә, Риф Гатауллин – уникаль, кызыклы шәхес. Аның иҗади биографиясендә Шамил Шәрифуллиннан килгән традиция бар, ул – исламга кадәрге музыка, хор музыкасы, һәвәскәрләр белән кызыксына. Бүген бездә «Әкият» курчак театрыннан «Әлфия» спектаклендә уйнаган артистлар чыгыш ясады. Игътибар итсәгез, Әлфия Авзалова – репертуарына профессиональ булмаган композиторларның әсәрләрен керткән беренче башкаручы, худсоветта аны хупламаганнар, башкаруны тыйганнар. Чөнки композиторның профессиональ белеме барлыгы турында документы булырга тиеш булган. Кешенең таланты кәгазь белән генә билгеләнми, Аллаһы Тәгаләдән бирелгән сәләт белән дә билгеләнә. Бу очракта без Риф абыйга халыкның профессиональ булмаган мәдәниятен саклаганы өчен рәхмәтлебез. Аның иҗатында Сара Садыйкова, Шамил Шәрифуллин һәм эстрада музыкасыннан килгән традицияләр чагыла, – диде ул.
- Илгиз Газинур улы Зәйниев 1987 елның 23 маенда Аксубай районы Карасу авылында туган. Язучы, драматург, режиссер, Муса Җәлил, Дамир Сираҗиев һәм Марсель Сәлимҗанов исемендәге премияләр лауреаты. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының Театр институтын тәмамлаган. 2008 елдан Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына актер итеп кабул ителә, 2019 елга кадәр биредә хезмәт куя. 2019 елдан «Әкият» курчак театрының баш режиссеры. Егермеләп пьесасы буенча утызлап спектакль уйнала. Аеруча «Суган чәчәге», «Әрем исе», «Мәхәббәт FM», «Көтәм сине», «Бабайлар чуагы» спектакльләре белән таныш.
- Миләүшә Әмир кызы Таминдарова – җырчы, хор җитәкчесе, Казан дәүләт консерваториясе доценты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. 1960 елның 13 маенда Казанда туган. Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган. 1990 елдан Казан дәүләт консерваториясендә хор дирижёрлыгы кафедрасында укыта. 2007 елдан Татарстанның дәүләт камера хоры җитәкчесе.
- Эльмир Җәүдәт улы Низамов 1986 елның 24 декабрендә Ульяновскида туган. Әти-әнисе Чүпрәле районы Татар Шатрашаны авылыннан. Композитор, пианиночы, 2021 елдан Казан дәүләт консерваториясенең композиция кафедрасы мөдире, музыка һәм композиция теориясе кафедрасы доценты, татар опералары авторы. М. Җәлил (2015) һәм Д. Сираҗиев (2016) премияләре лауреаты. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Ульяновск музыка училищесын, Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган. «Алтын Казан» мюзиклы (рок-опера), «Кара пулат» операсы авторы. «Тапшырылмаган хатлар» нәфис фильмына музыка язган. Россия Президентының яшь мәдәният эшлеклеләре өчен премиясе иясе.
- Риф Хоббула улы Гатауллин 1950 елның 25 февралендә Югары Ослан районы, Яңа Болгар авылында туган, композитор, җырлар авторы, Муса Җәлил премиясе лауреаты (1988), Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Һәвәскәр композиторлар оешмасы җитәкчесе, Мәдәният министрлыгының халык иҗаты йортында эшли.Воровский исемендәге мәдәният сарае каршында «Чишмә» халык ансамбле оештыра. «Сак-Сок» симфониясе, «Тәңре» симфоник бию әсәре, фортепиано өчен «Агач гомеренең бер елы. Ел фасыллары: кыш, яз, җәй, көз» әсәре, тынлы оркестр өчен маршлар да иҗат итә. Халыкка бик күп популяр җырлары белән таныш: «Хушлашырга ашыкма», «Ялгыз көймә», «Кал моңнарым булып», «Бир кулыңны», «Сөялдем сөяннәргә», «Гармун алыйк әле, дуслар», «Вакытлыча түгел», «Серле йөрәк», «Бир кулыңны».