Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Мужиклар! Хатын бала таба, ярдәм итегез!” Нәни Альбинаның дөньяга исән-имин килүе тарихы

9 февральдә Казанда Несмелов урамында юл полициясе экипажы янына машина килеп туктаган. Машина йөртүче бик каты борчылып, “Хатыным бала таба, юлда бөке”, - дип ярдәм сораган. ЮХИДИ хезмәткәрләре полиция машинасының зәңгәр утларын кабызып, йөкле хатын утырган машинага юл ачып биргән.

news_top_970_100
 “Мужиклар! Хатын бала таба, ярдәм итегез!” Нәни Альбинаның дөньяга исән-имин килүе тарихы

Инде бар борчулар да артта калды – Наталья Фәйзуллинаны бала тудыру йортыннан чыгардылар. Нәни кызы белән әнисен каршы алырга ире Альберт, иптәш кызы һәм... юл-пост хезмәте полициясеннән ике инспектор килде.

“Сезгә бик зур рәхмәт! Әгәр сез булмасагыз, ни булыр иде – башыма да китерә алмыйм. Кочаклыйм әле сезне!”, - диде Наталья.

“Рәхмәт сезгә! Теге вакытта әйтергә дә өлгермәдем”, - ди Альберт.

Яңа туган баланың әтисе сүзләренчә, җомга көн кич белән йөкле хатыны шалтыратып, бала таба башлавын хәбәр иткән. Альберт шунда ук өйгә кайткан, “ашыгыч ярдәм” чакырткан. Тик табиблар Лагерная урамына бик озак килгән. Чөнки бу вакытта бөтен шәһәр диярлек бөкедә туктаган булган.

Фәйзуллиннар таныш акушерга шалтыратып, бала табарга җыенган хатынның авыртулары арасындагы вакыт 4 минутка кадәр кыскаруын хәбәр иткәннәр. Акушер хатынны тиз арада бала тудыру йортына илтергә кирәклеген аңлаткан.

Фәйзуллин йөкле хатынын бала тудыру йортына иптәшләре белән шәхси машинада алып барырга карар кылган. Киров дамбасы янындагы күпергә кадәр бик тиз барып җиткәннәр. Ә менә шуннан соң зур бөке башланган. Еш кына шушы урында хезмәт итүче юл инспекторлары сүзләре буенча, җомга көн кич белән транспорт бөкесе – бу урын өчен гадәти хәлгә әверелгән.

Бөкене әйләнеп узар өчен вакыт булмаганга, Альбертка иптәше юл инспекторларына мөрәҗәгать итәргә тәкъдим иткән.

“Тагын нишлик инде! Ярдәм сорап кычкырып торып булмый бит. Артта хатыным ыңгыраша. Мин полиция хезмәткәрләре янына чаптым. “Мужиклар! Хатын бала таба, ярдәм итегез!” – дип кенә әйтә алдым”, - дип сөйли Альберт.

Карарны яшен тизлегендә кабул иткәннәр – полиция хезмәткәрләре Фәйзуллинга үз артларыннан барырга команда биргән. Роберт Әхмәтҗанов - руль артына, Ленар Сираҗетдинов янына утырган. Алар җиткәчелек белән элемтәгә кереп, махсус сирена һәм яктылык сигналларын куллану өчен рөхсәт алганнар.

“Без алдан киттек, башка машина йөртүчеләр, сирена тавышын ишетеп, юл бирделәр. Тик алар арттан бала табучы хатын утырган машина килгәнне белми бит. Шуңа күрә аларга рупор аша “юл бирегез” дип әйтеп барырга туры килде”, - дип сөйли юл-патруль хезмәте полкының дүртенче взводы командиры Роберт Әхмәтҗанов.

Полиция хезмәткәрләре үзләренең барлык гамәлләре турында да җитәкчеләренә хәбәр итеп торган.

“Машина белән элемтә булмады – хәлне бар тик карап кына билгеләдек. Бик тиз бардык, бала тудыру йортына биш минутта килеп җиттек”, - дип уртаклашты батальон командиры урынбасары Ленар Сираҗетдинов.

Бала тудыру бүлеге җитәкчесе Наталия Бочкарева полиция хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде. Нәкъ менә полиция ярдәме белән генә күңелсез нәтиҗә булмый калганын әйтте. Бала табу бик тиз булган, Наталья салкында машинада ук бала табу куркыныч килеп туган. Табиблар сүзе буенча, бу – бала өчен бик куркыныч хәл.

“Без һәрвакытта да ашыгыч очракларга әзер. Сирена тавышын ишетүгә үк, бүлекне әзерли башладык. Безнең территориягә сирена белән машиналар еш керә. Бу безнең өчен гадәттән тыш хәл түгел”, - диде Наталия Бочкарева.

Инспекторлар Фәйзуллиннарны шлагбаумга кадәр озаткан. Аларның территориягә керүенә инангач, кире үз постларына кайтып, хезмәтләрен дәвам иткәннәр.

"Ни өчен бала табучы хатынга ярдәм итәргә карар кабул иттегез" дигән сорауга, “Кешеләргә ярдәм итү – безнең бурыч”, - дип кыска гына җавап бирде Роберт Әхмәтҗанов.

Фәйзуллиннарның кызы кыенлыкларсыз туган. Аңа Альбина дип исем кушканнар. Гаиләдә олы улларына 16 яшь. Ул, колледжда уку сәбәпле, әнисен бала тудыру йортыннан каршы алырга килә алмаган иде.

“Без кыз артыннан килдек – кыз бала теләгән идек. Киләчәген ЮХИДИ белән бәйли алырмы, әйтә алмыйбыз. Үзе сайлар. Тик без аңа, һичшиксез, дөньяга ничек килгәне турында сөйләрбез!”, - диде Наталья.

Нәни Альбина әти-әнисе белән машинада имин йөрсен өчен, инспекторлар Фәйзуллиннарга балалар өчен автокресло бүләк итте. Полиция хезмәткәрләре сүзләренчә, аларның хезмәттәшләре мондый очракларда күп тапкыр булган инде.

Бала тудыру йортыннан полиция хезмәткәрләре постларына китте. Бу вакытта аларны хезмәттәшләре алмаштырып торган булган.

Роберт Әхмәтҗанов һәм Ленар Сираҗетдиновка җитәкчеләре рәхмәт белдергән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100