Музей ачкан Рифкат Шәфыйков: «Бөтен нәрсәне кемдер ясаган, ләкин үзләре генә юк»
Казаннан Теләче-Саба якларына кайтыр юлда агачтан үрелгән читәннәргә, тегермәннәргә, татар йортына күз төшә. Балаларын сагынып көтүче әниләр, әбиләр дә карап тора сыман ул йорт тәрәзләреннән. Матурлыкны оештырып, туплап, һәрчак яңартып торучы — Рифкат абый Шәфыйков.
9 май бәйрәме тирәләрендә өй тирәсенә солдат та «чыгып баса». Яңа гына сугыштан җиңү белән кайткан, өенә кунак итәргә чакыра кебек солдат. Күзәтеп йөри торгач, ихатага үтеп, биләмәләрнең хуҗасы белән танышасы, өй эчендә ниләр бар икәнен күрәсем килде. Музей-йорт һәркемгә тарихны барларга яхшы җирлек. Аны булдырган кеше — Рифкат абый Шәфыйков Саба районы Кибәче авылында туып үсә. Балачагы, яшьлеге да — тегермәнле, арбалы, чаналы еллардан…
«Башта мин карак түгел, дип әйтеп куям»
Рифкат абыйның кунаклар озатып йөргән вакыты иде. Кунаклар еш килә икән бу матурлыкны күрергә. Ул көнне дә үзе пешергән коймаклар белән ижаулыларны сыйлап йөргән чагына юлыктым.
Рифкат абый Теләче читендәге ялан кырга башта кафе төзеп куя. Кафега бәйрәм үткәрергә килүчеләр күрсен өчен, элеккеге эш коралларын өстәл өстенә тезеп, кафе эчендә аерым почмак булдыра. Туйга килгән яшьләр дә, өлкәннәр дә тәнәфес вакытында биергә дә онытып, музей-почмакны күзәтә. Кызыксынучылар да, җиһазлар да арта башлагач, музей өчен аерым йорт төзи оста.
— Кешегә керсәм, гел эзләнеп, күзәтеп йөрим. Башта мин карак түгел дип әйтеп куям. Бервакыт бер ир белән хатынга кунакка кердем. Күзәтеп йөрим, бездә берни юк инде, ди болар. Бар, бик күптер әле ул сездә, дим. Барыбер ни дә булса табам музейга яраклы, — ди Рифкат абый. — Кайбер кеше «мә» генә ди, кайбер кешенең өендә ятса ята, акча түләсәң дә бирми.
«Иван Грозный татарның тимерче йорты булдырганын күрсә, куркып үлә дә китә яңадан»
Талдан үрелгән читәннәрне ачып, утар эченә керәбез. Шунда ук җил тегермәне, су тегермәнен дә күрәбез.
— Читәннәрне үзем дә тал чыбыгыннан үрдем, боларын Арчаның Штерә авылындагы остага эшләттем. Менә болары күренекле кешеләрнең бюстлары. Кайберләрен райондагы оешмаларның чормасыннан табып алып куйдым. Әти белән гел тегермәнгә төшә идек. Тегермән ташының әйләнүе һаман колакта. Шуларны искә төшереп торсын өчен тегермәннәр дә ясаттым, — дип сөйли.
Тимерче алачыгы — авылның йөрәге
Су тегермәне йорты эчендә бер салмыш дәдәй утыра, хәтта үз заманының шешәсе дә янында. Рифкат абыйга тегермән хуҗасы шундый булып исендә калган. Тегермәннән аккан суда ташбакалар йөзеп йөри. Һәр әйбер элеккечә үз «репертуарында» монда. Алар янында гына тимерче алачыгы. Монысын күптән түгел генә булдырганнар.
— Мондый алачык һәрбер авылда бар иде. Бу бит авылның йөрәге. Ирләр, балалар шунда җыелышып, яңалыклар сөйләшәләр. Фермадагы каравыл, тегермән, тимерче йорты — авылның үзәге иде бит. Иван Грозный яулап алгач, тимерче алачыгына татарны куймаган, корал ясарлар дип курыккан. Керәшеннәр, русларны куйган, безнең авылда тимерче Михаил дәдәй иде. Менә сөңге очлары, хәзер Иван Грозный күрсә боларны, татар тимерче йорты булдырган дип, куркып үлә дә китә яңадан, — ди Рифкат абый.
Тимерче алачыгы каршында зур таш тора, аңа «сәпит» терәтеп куелган. Рифкат абыйның туган авылы Кибәчедә дә тимерче йорты каршында нәкъ шундый әйберләр торган икән заманында. Күп нәрсәне авылыннан калган истәлекләргә аваздаш итеп корган ул.
— «Сәпит» 1946 елларда эшләгән «Минский» заводыныкы, авырлыгы да хәйран, хәзергеләр кебек түгел. Менә бу ташка бияләйләрен салып, шуның өстенә утырып, ирләр гәп кора иде. Күчереп йөртә торган менә бу горна — көмешчеләрнең беләзек һәм йөзек ясау җиһазы. Аның ярдәмендә авылга йөреп, тырмалар төзекләндереп акча эшләүчеләр дә булган.
Теләченең Балык Бистәсе белән чиктәш булган, хәзер юкка чыккан Игенче авылыннан Миңнехан бабайның кләщәсе бу. Президент Рөстәм Миңнехановның бабасының эш коралларының берсе. Үзеңне оста тимерче итеп хис итәргә җайланмалар, тимерченең алъяпкычы да бар. Менә кара, тотсаң бөтенесе тарих. Үзебезнең әби патша юлы кырыеннан таптык моны. Бәлки әби патша каретасының чәкүшкәседер бу, — дип сөенеп сөйли Рифкат абый.
Тимерче йортының күршесендә генә мотоцикллар гаражы. Иң борынгысы –1955 елгы «Иж-49», 70 елгы «Планета-3». 40 еллык «Днепр» мотоциклы да бүген кабызып чыгып китсәң, теләгән җиреңә илтеп җиткерерлек хәлдә. «Матай”лар янындагы төз гәүдәле манекен-солдатларның да туган җирләре кызык тоелды.
— Италиядә эшләнгән болар, карашлары ук чын кебек. Яңа киемнәр дә тектерттем аларга, киләсе елга парадка тагын да матуррак булачаклар. Сандыкларны Кибәчедән алып килдем. Менә бу комганны бер кешенең лапасыннан табып алдым. Таный торган түгел иде инде. Кап-кара, юып, җебетеп, өр-яңа комган булды, — ди ул.
Кызлар үзләре ияреп, озата кайткан андый «текә» егетне
Гараж янындагы борынгы сукаларны карый-карый музей-йортка да килеп җиттек. Рифкат абый магнитофон кушып җибәрде. Биредәге 114 «яшьлек» самавыр, 1860 елгы рус гармуны, «Зингер» тегү машинасы бүген генә заводтан чыккан кебек.
Кырык беренче елгы санитар сумка да эленеп тора, эчендә бөтен дарулары әзер. Табагач, икмәк сугу, пешерү җайланмасы, каен тузыннан ясалган җиләк, гөмбә җыяр өчен сумка… Ни генә юк! Совет чорының уенчыкларына да урын табылган. Аларны күрү белән, кайбер кеше елап та җибәргәли, ди. Ышанам, монда дулкынланмый гына йөрү мөмкин түгел. Армиядән кайткач салган өен дә картина итеп ясатып, диварга элгән. Магнитофоннарның ниндие генә юк. Бик модада булган икән алар, егетләр урамда шундый магнитофон тотып йөрсә, кызлар үзләре ияреп, озата кайткан андый «текә» егетне.
Суслонгер җиреннән табылган, сугыштан кайткан котелоклар да бар. Боларны күргәч, сугыш кырындагы ачыккан солдат күз алдына килә. Сугыш еллары тематикасы Рифкат абыйга бик якын, әтисе дә сугыш ачысы нәтиҗәсендә иртә үлгән. Бик күп кешеләр, шул рәттән әнисенең абыйсы, тормыш иптәшенең әтисе дә җәфаланган Суслонгерда. Шул батырлар өчен һәйкәл-обелиск та куйдырган Рифкат абый.
— Бу сугыштан соңгы татар авылы өе. Менә мин нәкъ шундый йортта үстем. Монда әти белән әни йоклый иде, без җиде бала сәкедә. Өйгә сыер-бозау керттек, кап суга торган җайланма бар иде. Кунаклар килсә идәндә йоклыйлар, өй кечкенә булса да, урын җитте, — дип искә ала йортның икенче ягында Рифкат абый. — Менә бу фитр итекне элек райком секретаре хатыннары гына кия иде, бөтен райпога берәү кайткандыр ул. Бу мичтә хәзер дә коймак пешереп була, тал бишекне Арчадан алып кайттым.
Монысы 1951 елны Олы Кибәче авылында төшкән карточка. Без җиде бала, иң олы апабыз Мәскәү астында торфта булган, шуңа җибәрер өчен төшкәнбез. Әнинең урактан кайткан гына чагы, чабата бавы эзләре дә бетмәгән аягында.
Өстәлдә төрле елларда кулланылган акчалар коллекциясе, аның янында гына кино билетлары. Авылда бүген үк кино буладыр кебек… Олыларга — егерме, балаларга — биш тиенлек билетлар. Күчмә киноны сагынып искә ала Рифкат абый. Диварда «Победа» сәгате текелди.
Күн итек кунычыннан ясалган догалык
Музей-йортның өченче бүлмәсендә Мостай Кәрим, Афзал Шамов, Фатих Хөсни тавышлары «каршылый». Пластинкадан түгел, яныбызда сөйләшә кебек. Монда рәис булып эшләгән чагын искә алып, өстәл дә корып куйган Рифкат абый. Нәрәт китабы, телефоннар, «Актаныш таңнары» папиросы, керосин лампасы, графинда су, диварда барометр. Барометр иң көчле председательләр бүлмәсендә генә булган. Колхоз рәисенең төп киеме — күн итек тә бар. Бүлмә түрендә «Рекорд» телевизоры, аның экранында Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров, Таһир Якупов моңлана.
— Иң кадерлесе күн итек кунычыннан ясалган, әтинең бердәнбер истәлеге — догалык. Җиде дога язган булган шушында. Сугыштан шушы догалар ярдәмендә генә исән кайттым, дип сөйли торган иде. Әти сугышка беренче көнне үк киткән. Кырык дүртенче елны яраланып кайтты. Кырык сигез яшендә китеп барды, миңа ул вакытта 6-7 яшь. Үлгәндә дә шушыны кулында тотты, укып ятты, — ди Рифкат абый.
Бер көнне бер рус гармун бүләк итте, дип үзе дә тальянны сузып җибәрә. Тальяннар янында башкорт курае да «мине уйна» дип кенә тора. «Кызыктырган әйбер кайда икәне колакка чалынса, вакытында ук Мәскәүгә дә чыгып китәм», — ди әңгәмәдәшем. Шунда ук сөенә-сөенә патефоннан Гөлсем Сөләйманова җырларын куша.
«Кемдер тотып эшләгән, ясаган, ләкин үзләре генә юк»
Музей-йортның ишегалды да крестьян тормышын хәтерләтә. Умарта оялары, ат арбалары, уфалла арбасы. Кошлар, җәнлекләр өчен кечкенә генә зоопарк та бар. Бөркет, ябалак, куян, тиен, үрдәкләр… Беркөнне генә ябалак китергәннәр, зоопарк өлешчә приют вазыйфасын да үти. Кайбер кешеләр нинди дә булса сәбәпләр аркасында үзләре үстерә алмаган җәнлекләрне монда китерәләр. Зоопаркка сигез еллар чамасы бар икән, элек хайваннар күбрәк тә булган, мәсәлән, пони, кәҗәләр дә яшәгән. Исемнәре дә үзенчәлекле, кәҗә — Мәймүнә, понилар Нәгыймә белән Мөбарәк исемле. Авылдашлары хөрмәтенә шулай кушылган исемнәр. Күлдә ике аккош йөзеп йөри.
Болары Таһир белән Зөһрә, «Пары үлсә дә бүтән парланмый, берүзе генә яши, шуңа шундый исем куштым, — ди Рифкат абый. — Аккош быел бала чыгармады, биш йомырка салган иде, ташлап чыгып китте, ярар, иң мөһиме — үзләре исән-сау булсыннар», - дип, хайваннарының хәле белән дә уртаклашып ала.
Күлдә катамаранда да йөзеп була, ләкин бу вакытта басмадан елтыр күзле су анасы күзәтә, шуңа сак кына йөзәргә кирәк. Күлдә чуртан, кәрәкә, алабуга, алтын балыклар йөзә. Челән, акчарлаклар да кунакка килгәли.
Күлгә яшьләр дә килә. Никах укыткач, язылышкач, агачка мәхәббәт йозагы элеп, ачкычын шушы күлгә ташлыйлар, беркайчан да аерылышмыйлар «как-будто бы», дип шаяртып күз кыса Рифкат абый. Күлдән чыгып туп-туры китсәң, Шүрәле, убырлы карчыкка юлыгасың, уңга китсәң — чыпта сугу остаханәсе.
«Без дә суктык ул чыптаны, менә шулай үзеннән-үзе үрелеп барыла. Монысын Кибәчедәге ике апага суктырып алып килдем. Монда бөтенесе борынгы, авылдан кешедән җыелган әйберләр. Нәрсәгә генә кулыңны тидермә, кемдер тотып эшләгән, ясаган, ләкин үзләре генә юк», — ди Рифкат абый.
Элеккеге физик хезмәт белән көн күргән заманнарның истәлеге булырлык музей ачкан әңгәмәдәшем. Күңелендә йөрткән сүзен - «Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк», - дип ташка уеп куйган.
«Бозау арканыннан ычкынып, казыгы белән абыйны һәм мине өстерәп киткән»
Рифкат абый тормыш иптәше белән ике егет, ике кыз үстергән. Электрик белемле егет яшьлегендә күп авылларны утлы итүдә өлеш керткән. Хәзерләүләр конторасында эшләгән, җитәкче вазыйфаларында хезмәт юлын дәвам иткән. Төрле әйберләрне тупларга, җыярга ярату гадәте бабаларыннан да күчкән. Алар сәүдәгәр булган.
— Ике көлтә дә куясым килә әле быел. Без Хәмит абыем белән икебез дә апрель аенда туган. Ул - 1945, мин 1947 елгы. Элек бит сөннәтләмәгәннәр, авылдан авылга йөрүче «баба» дигән кешеләр качырып кына сөннәтләп йөргәннәр. Безне әни нәкъ менә урак вакытында сөннәтләндергән. Бер көнне басуга үгез белән уракка алып киткән, күләгәгә көлтә кырыенда калдырган икебезне дә. Үзе урак урганда бер бозау арканыннан ычкынып, казыгы белән абыйны һәм мине өстерәп киткән. Мин чабам, бозау чаба, дип сөйли иде әни. Берзаман капланып калганбыз, икебез дә кара кан эчендә ятканбыз, чак кына үлемнән калганбыз. Шушы вакыйгага истәлек итеп ике көлтә, янына бәби арбасы да куярга исәп бар, — ди Рифкат абый.
Пенсия акчасына — убырлы карчыкка йорт
Героебызның тормышы туганнары, аларның яшәеше, истәлекләре белән бәйләнештә. Туган авылы Саба районы Олы Кибәчедә әнисе истәлегенә үзе яңарткан җиде улаклы «Зөлхиҗҗә» чишмәсе ага. Сугыш елларыннан соң җиде бала тәрбияләп үстергән ана, аңа багышланган чишмә турында җыр да язылган. Әтисенә, бертуган ике апасы хөрмәтенә дә чишмәләр ачкан.
— Чишмәләрем барысы да юл кырыенда. Көн саен кеше туктап, суларын эчә алсын өчен шулай юл читендәге чишмәләрне төзекләндердем, — ди ул.
Саба һәм Теләче районнарында узган урам бәйрәмнәренә «йөри» торган морҗа-миче белән чыга Рифкат абый. Шул мичтә коймаклар пешереп, халыкны сыйлый. Йөртеп булгач, бигрәк тә шәп инде, изгелек эшлисең килсә, коймак камыры болгаттың да мичеңне «иярләдең», чыгып киттең, дип уйлап куйдым. Без сөйләшеп торганда, Рифкат абыйның телефонына «челт» итеп смс-хәбәр килде. «Менә пенсия күчте, монысына убырлы карчыкка өй ясатасы булыр. Пенсия күчкәч, димәк, яңадан нәрсәдер ясатырга „хутым“ бар дигән сүз», — ди ул. Читәнгә эленгән мичкәне дә, кара әле нинди ювелир эшләнмә бит бу, дип кадерләп, сөенеп карый Рифкат абый. Кыскасы, без игътибар да итмәгән әйберләр аның өчен бик кадерле.
Эшмәкәрләр күп, ләкин киң күңелле, тарихны барлаучылары аз. Мондый эзләнүчән кешеләребез булганда тарихны күреп, өйрәнеп калырга ашыгыйк. Үзебезне элекке буыннардан калган истәлекләр белән баетыйк.