Музеймы, кладовкамы: Элвин Грейның музей почмагы белән прокуратура кызыксына
Җырчы 2024 елда Тукай районында үз музеен ачу турында хәбәр иткән иде.

Чаллы юристы Михаил Надеждин Тукай районының Белоус бистәсендә Элвин Грей музеена каршы чыккан. Аны прокуратура да хуплаган. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза.
Ә сез Юстиция министрлыгында теркәлдегезме?
Надеждин төрле тәкъдимнәр белән дәүләт органнарына еш мөрәҗәгать итә. Мәдәният темасын да еш күтәрә. Федераль масштабтагы вакыйгаларны да тәнкыйтьләп чыккан вакытлары була.
Бу юлы ул игътибарын Башкортстанда һәм Татарстанда билгеле җырчы Элвин Грейга (чын исеме – Радик Юльякшин) төбәгән. Сәбәбе – җирле матбугат чараларының берсендә чыккан мәгълүмат. Язмада эстрада «йолдызы»ның «Сосновый бор» бакчачылык ширкәтендәге ресторандагы музеен зурайту турында язылган була. Җырчының бөтен әйберсе дә музейга сыймый башлавы турында сүз барган.
Элвин Грей музеен булдыру турындагы хәбәрне 2024 елның мартында телеграм-каналында чыгарган иде.
Надеждин интернетта «җырчы почмагының» презентациясен дә тапкан: «Популяр җырчы Элвин Грей (Elvin Grey) иҗатының эксклюзив музее ачылды!» Монда фанатлар биргән бүләкләрнең уникаль коллекциясе, төрле бүләкләр һәм сәхнә костюмнары тупланган. Монда Элвин Грейның профессиональ тавыш яздыру студиясе дә эшли. Бу – җырчыны популярлыгы серләрен белергә теләгән һәркем өчен кызыклы урын.
Надеждин сүзләренчә, мондый пиардан соң, аның кафеда музей булуына бер шиге дә калмаган. Шуннан соң ул Тукай районы прокуратурасына мөрәҗәгать иткән һәм музей эшчәнлегенең законлы булуын тикшерүне сораган. Аерым алганда, юристны музейның Юстиция министрлыгында теркәлгәнме һәм Мәдәният министрлыгында музей статусы алганмы-юкмы икәне кызыксындыра. Экспонатларның мәдәни һәм тарихи кыйммәтләре бармы? Әлеге бина музей әйберләрен саклау өчен туры киләме? Бу хакта янгын сүндерүчеләр һәм Роспотребнадзор ни уйлый?
Юрист фикеренчә, әгәр «йолдыз почмагы» әлеге критерийларга туры килми икән, аны ябарга кирәк.
«Челнинские известия» Михаил Надеждиннан ни өчен мондый тискәре карашта булуын сорашкан, бәлки, аңа Элвин Грей иҗаты ошамыйдыр?
«Монда эш җырчыга һәм аның иҗатына бәйле түгел, ә закон үтәлеше турында сүз бара. Анархия түгел, ә тәртип булырга тиеш», – дигән ул.
Кисәтү белдерелгән
Тукай районы прокуратурасы хокук сакчысының мөрәҗәгатенә җавап биргән.
Тукай районы прокурорының өлкән ярдәмчесе Альберт Ильясов «Челнинские известия» газетасына хәбәр иткәнчә, тикшерү нәтиҗәләре буенча, «Медвежий угол» ресто-кафесы «Авыл хуҗалыгы өчен билгеләнгән җирләр» категориясендәге кишәрлектә урнашкан, рөхсәт ителгән кулланылышы – дача төзелеше. Шуңа күрә әлеге территориядә музей урнаштыру мөмкин булып саналмый. Кишәрлек хуҗасына кисәтү белдерелгән.
Бу – музей түгел, ә гримерка
«Челнинские известия» газетасына бинаның үзендә хәбәр итүләренчә, кафеда Элвин Грейның бернинди дә музее юк.
«Бинаның хуҗабикәсенең абыйсы – Элвин Грейның продюсеры. Шуңа күрә, Кама аръягына килгән вакытта, шул исәптән гастрольләр белән килгәндә дә, ул анда туктала, ә анда аның 150дән артык сәхнә костюмы саклана, үз гримеркасы, кораллары һәм аксессуарлары бар. Бүлмәдә бик күп кызыклы нәрсәләр табарга була. Бу – музей түгел, ә кладовка дияргә була, сәхнә кирәк-яраклары һәм башка нәрсәләр саклана торган урын», – дип сөйләгәннәр бинадагы хезмәткәрләр.
Шул ук вакытта, җырчының костюмнары тиешле шартларда саклана. Монда дөрес температура режимы саклана һәм вентиляция нормалары үтәлә.
Үз коллекцияләрегезне саклагыз!
Шәһәрнең туган як тарихы музееның төп сакчысы Наталья Микрюкова да бу хәлне шәрехләгән – бүген шәһәрдә барлык критерийларга туры килә торган бер генә музей бар.
«Бу – безнең музей. Калганнары – халык музейлары, хәтер почмаклары, мәктәп музейлары һәм башкалар. Мин, белгеч буларак, тарих, туган як, табигать, аерым билгеле шәхесләргә бәйле әйберләрне коллекцияләүчеләрне бик хөрмәт итәм. Без коллекционерларга рәхмәтле булырга тиеш, алар инде озакламый тарихка әйләнәчәк үткән һәм киләчәк турында истәлекне сакларга булыша. Тик кайвакыт чыннан да рәсми статус теркәргә яки экспонатларны чын музейга тапшырырга кирәк. Кызганыч, без кайвакыт күңелсез фактлар белән очрашабыз – бик яхшы мәктәп этнография музее бар иде, тик башка директор килде дә, коллекция юкка чыкты, чөнки бу – яңа җитәкчегә кызыклы түгел. Тик кабатлап әйтәм, өй галереяләренә, иҗади почмакларга һәм күргәзмәләргә бер каршылыгым да юк. Бу – күңелнең бер өлеше салынган мавыгу», – диде музей хезмәткәре.