«Интертат» редакциясе «МУСА» комиксының чираттагы сериясен тәкъдим итә. Ул «Ишек» дип атала һәм «Тыелган тавыш» исемле аерым чыгарылышка кадәр булган төп сюжетны дәвам итә.
Комикс вакыйгалары 2294 елгы Берлинда бара. Шәһәр белән ясалма интеллект – Архонт идарә итә. Анда бер генә тел рөхсәт ителгән – Стандарт, калган телләр тыелган, ә татар теле рәсми рәвештә юкка чыккан дип санала. Бу дөньяга 1942 елдан Муса Җәлил килеп эләгә. Телләр архивы хезмәткәре Эльза һәм Түбән Берлиннан механик Андре белән бергә ул Архонттан кача һәм өйгә кайту юлын эзли.
Синтетлар геройларны Муса киләчәккә килеп эләккән урында чолгап ала. Әмма Архонт көтмәгәндә аларны җибәрә. Геройлар үзләре белән алып киткән мәгълүмат шифрланган, һәм аларны бер генә кеше ача ала – кайчандыр Архонт өчен Мусаны үткәннән алып килгән җайланманы төзегән хатын-кыз.
Шулай итеп комикста яңа герой барлыкка килә – доктор Ханна Вайс. Аңа якынча җитмеш яшь, аның тимер кулы бар, һәм ул ташландык планетарийда ялгызы яши. Кайчандыр ул Архонтта эшләгән, ә хәзер иске танышларын да бусагасына якын китерми: Мусаны һәм Эльзаны аның янына алып килгән Андрене ишек төбендә ток суга.
Планетарий гөмбәзе астында Ханна Мусага иң мөһим мәгълүматны ача: 1942 елга юл аның үзендә яшеренгән. Тик өйгә илтүче ишек Архонт комплексында — шәһәрнең иң нык саклана торган урынында, геройлар өченче сериядә көчкә качып котылган җирдә. Ә серия ахырында шуны күрәбез: геройларны һәрвакыт күзәтеп торганнар. Һәм яңа сорау туа: Ханна белән Архонтны нәрсә бәйли?
Бишенче серия ачышларга бай. Укучы беренче тапкыр көндезге Түбән Берлинны күрә: анда урам музыканты сүзләрен инде беркем дә хәтерләмәгән көйне уйный, ә җирле халык үз кагыйдәләре белән яши һәм чит кешеләрне танышларының сүзе буенча гына кабул итә. Планетарий йолдызлары астындагы тыныч күренештә кыска гына җанлы татарча диалог яңгырый.
Персонажлар Стандартта сөйләшә – комикс дөньясында ул немец телен алыштырган, ә укучы аларның сүзләрен татарча тәрҗемәдә күрә. Шулай итеп, тел сюжетның өлешенә әверелә: татар теле аны юк итәргә тырышкан җирдә яңгырый.
Серия 16 сюжет кадрыннан тора. Һәр кадрда – бер күренеш, шуңа күрә чыгарылышны телефоннан уку уңай. Серия белән бергә видеотизер да чыгачак.
Серияне уку өчен сылтамага бас.