news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Муса Җәлилнең «Яулык» шигыре

Татарстанның атказанган артисты Гөлшат Имамиева укый.

news_top
Муса Җәлилнең «Яулык» шигыре

Муса Җәлилнең «Яулык» шигырен Казан филармониясе артисты, Татарстанның атказанган артисты Гөлшат Имамиева укый.

Яулык

Аерылганда миңа йөрәк дустым

Бүләк итте ефәк яулыгын;

Мин ярама яптым ул яулыкны

Басар өчен агышын канымның.

Кан табыннан куе кызыл төстә

Яулык минем йөрәк турында,

Сөйли миңа аның җылы назы

Һәм ялкынлы сөюе турында.

Мин чикмәдем, дускай, бер карыш та,

Батырларча алга атладым.

Яулык шаһит: сине һәм илемне

Йөрәк каным белән сакладым.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар