Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова: Әтиемнең кабере юк, шуңа күрә һәйкәле янына киләм

Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова: Әтиемнең кабере юк, шуңа күрә һәйкәле янына киләм

news_top_970_100
Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова: Әтиемнең кабере юк, шуңа күрә һәйкәле янына киләм
1944 елның 25 августында, сәгать көндезге 12дә, Берлинның Плентцензее төрмәсендә татар шагыйре Муса Җәлил һәм аның ун көрәштәше җәзалап үтерелә. Үзенең "Моабит дәфтәрләре" шигырь җыентыклары белән бөтен дөньяга танылган Муса Җәлил үз теләге белән 1941 елда Бөек Ватан сугышына китә. Бу вакытта аңа 35 яшь була. 1942 елның җәендә Волхов фронтында чолганышта калып, фашистларга әсирлеккә төшә.

Ел саен җәмәгатьчелек 25 август көнне сәгать көндезге 12дә Казанның 1 Май мәйданына, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр китерә. Быел да әлеге чарада шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова катнашты.







"Әтиемнең кабере юк, шуңа күрә бу һәйкәл янына килеп чәчәкләр кую, минем өчен аеруча мөһим чара", - диде Чулпан Җәлилова. Аңа да инде быел 80 яшь тулды. "Ел саен гаилә белән без бирегә киләбез. Бу авыр кайгы көне, һәм бу көнне мин, әтиемне һәм барлык “җәлилчеләрне” истә тоткан һәм яраткан кешеләр арасында булырга телим. Бу көнне, әйтерсең лә, мин кабаттан балачагыма, сугышлы балачагыма кайтам, кабат-кабат монда күргән әтием белән хушлашам. Казанда ул яшәгән фатир хәзер Муса Җәлил музее булды», – диде шагыйрьнең кызы.





Чулпан Җәлилованы Россиядә мәктәпләрнең уку программасына Муса Җәлил иҗаты кертелмәве борчый. "Без Татарстан буйлап күп йөрибез, әлбәттә, аның иҗаты белән таныш яшьләр белән очрашабыз. Әмма Россиядә аның турында алай күп белмиләр. Аның исеме, иҗаты онытылмавын телим", – дип белдерде Чулпан Җәлилова.



Шагыйрь Әхәт Гаффар Казанда Муса Җәлилне искә алу сәгатен көндезге 1гә күчерергә тәкъдим итте. "Үз вакытында Язучылар берлеге сәгать 12дә җыелырга дип әйткән дә, аның Казан вакытымы-түгелме икәнен уйлап тормаганнар, Берлин вакытына куйганнар, уйламыйча. Ачыгавызларча килеп чыккан. Казан вакыты белән бу чара сәгать 1дә булырга тиеш", - дип белдерде шагыйрь "Интертат.ру" газетасына.





























Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100