«Интертат» редакциясе «МУСА» комиксының яңа чыгарылышын тәкъдим итә. Ул «Тыелган тавыш» дип атала. Бу – мөстәкыйль хикәя: аны аңлар өчен алдагы серияләрне укымасагыз да була.
Комикста вакыйгалар 2294 елгы Берлинда бара. Шәһәр белән ясалма интеллект – Тынлык Архонты идарә итә. Бер генә тел рөхсәт ителгән – Стандарт. Калган барлык телләр тыелган, ә татар теле рәсми рәвештә юкка чыккан дип санала. Бу дөньяга 1942 елдан Муса Җәлил килеп эләгә һәм татарча сөйләшүен дәвам итә.
Яңа чыгарылышның төп герое – Түбән Берлиннан курьер малай. Түбән Берлин – системага буйсынмаган. Дөресрәге, система ул җирлекне читләтеп үтә. Малай базарда тыелган төргәкне ала, һәм аның артыннан куа башлыйлар: сканер-дроннар, нейросолдат яный. Соңгы мизгелдә малайны Муса коткара. Яшерен урында алар төргәктә нәрсә барлыгын бергә карый – анда татарча бишек җыры язылган иске кассета.
Әмма тынычлык озакка бармый...
«МУСА» — шагыйрь язмышы һәм тел турында фантастик хикәя. Беренче серияләрдә Муса киләчәк Берлинына эләгә, Үзәк телләр архивы хезмәткәре Эльза Крамер аның телен таный, һәм алар Андре белән бергә Архонт комплексыннан кача. Хәзер геройлар Мусаны 1942 елга кайтару юлын эзли.
Архонт дөньясында тәртип аермаларны бетерүгә корылган: бер тел булса, бәхәсләр дә, сугышлар да булмас, дип исәпли ул. Шәһәр өстендә аның шигаре балкый: «Бер дөнья. Бер мәгънә. Бер тел». Тыелган телләрдәге китаплар һәм язмалар архивларда саклана, тик ул телләрдә беркем дә сөйләшми. Үзәк Берлин пөхтә һәм тын, ә Түбән Берлинда иске йортлар, законсыз базарлар һәм Архонт тимәгән кешеләр.
Уку өчен сылтамага бас.