news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Муса» комиксының өченче сериясе: «Муса система әсире түгел»

news_top
«Муса» комиксының өченче сериясе: «Муса система әсире түгел»

Үзенең «Качкын» дип аталган өченче сериясендә Муса Җәлил тарихы сорау алулар һәм архивлар кысасыннан чыга. Ул Архонт системасына каршы ачык көрәшкә әверелә.

Үткән сериядәге вакыйгалардан соң Мусаны иреккә җибәрмиләр. Синтетлар аны ябык тикшеренү секторына күчерә: Архонт өчен 1942 елдан килеп чыккан кеше — тарихи аномалия генә түгел, хәтта система үзе дә әлегә аңлата алмаган бер сер булып кала. Муса тәҗрибә объекты булырга теләми һәм беренче тапкыр Архонт контроленнән кубып чыгарга тырыша.

Бу вакытта Эльза Крамер Мусаны шәһәргә кайтарырга җыенмауларын аңлый. Ябык мәгълүматка юлы булмагач, ул тәвәккәл адымга бара — Андрега мөрәҗәгать итә. Андре — бөтенләй башка Берлинны, ягъни иске техник тоннельләрне, ташландык коммуникацияләрне һәм рәсми карталарда булмаган юлларны яхшы белүче кеше.

Архонт Мусаның пәйда булуы белән бәйле аралык аномалиясен өйрәнергә тырышкан арада, Эльза белән Андре ябык секторга үтеп керә. Әмма Муса коткарганны көтеп ятмый: ул синтетлар белән көрәшкә керә, һәм геройларның очрашуы инде сирена тавышлары фонында була.

Качу аларны Муса әле булмаган җиргә — Архонтның җансыз дөньясыннан яшерелгән Түбән Берлинга китерә. Иске биналар, легаль булмаган базарлар, кулдан яңадан ясалган дроннар һәм рәсми кагыйдәләрдән тыш яшәүче кешеләр... Әмма ирек озакка бармый: шәһәр экраннарында инде «Розыск» дигән язу белән Муса һәм Эльзаның йөзләре пәйда була.

Өченче серия тарихның борылыш ноктасы була: хәзер Муса система әсире түгел — ул бөтен шәһәр эзләгән качкын.

Комиксны сылтама буенча карап була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар