news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Муса» комиксының икенче сериясе. «Архонт каршында: Муса Җәлилнең киләчәккә сәяхәте»

news_top
«Муса» комиксының икенче сериясе. «Архонт каршында: Муса Җәлилнең киләчәккә сәяхәте»

Икенче сериядә Муса Җәлил Архонт системасының үзәгенә – аның шәхесен таный алган нейролабораториягә эләгә. Әмма шул ук мәлдә система Мусага әле үзе кичермәгән вакыйгаларны – каршылык хәрәкәтен, Берлинны, төрмәне һәм аның өчен әле булмаган киләчәкнең өзек-өзек күренешләрен күрсәтә башлый.

Нәкъ менә шушында Муса беренче тапкыр Архонтның тавышын ишетә һәм үзе эләккән чор турындагы хакыйкатьне белә: календарьда – 2294 ел.

Шул арада Үзәк телләр архивы хезмәткәре Эльза Крамер Мусаның кем булуын һәм аның авызыннан ишетелгән татар теленең ни өчен системадагы барлык мәгълүматка каршы килүен аңларга тырыша. Архив мәгълүматларына караганда, татар теле күптән юкка чыккан, ә аны бүген кулланучылар саны – ноль. Әмма Мусаның моның киресен дәлилләүче тере шаһиткә әверелә.

Архонт белән сөйләшү вакытында тагын бер көтелмәгән борылыш була: ясалма фәһем кинәт татар теленә күчә. Муса аның татар телен кайдан белүен сорагач, Архонт кыска гына җавап бирә: архивтан. Ләкин Муса: «Мин сөйләшәм», – дип әйткәч, система үз күрсәткечен үзгәртергә мәҗбүр була: 0 → 1.

Әмма серләр моның белән генә бетми. Архонт Мусага аның киләчәк язмышы белән бәйле, моңа кадәр билгесез булган төрмә комплексын күрсәтә һәм тагын да гаҗәеп бер хакыйкатьне таный: Мусаның 2294 елда пәйда булуы турындагы мәгълүмат тарихның бер генә язмасында да юк. Өстәвенә, аны бирегә Архонт үзе дә күчермәгән.

Икенче серия вакыйгаларны серле вакыт сәяхәте турындагы хикәядән бөтенләй башка юнәлешкә бора: хәзер Муса үткәнен дә, киләчәген дә белгән, әмма аның ни өчен бу дөньяда пәйда булуын аңлый алмаган система белән йөзгә-йөз каршы тора.

Комиксны сылтама буенча карап була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар