Муса Җәлил төнге Берлинда аңына килә. Яңгыр, юеш асфальт, таныш булмаган биналар, урамнар өстендә очкан дроннар – тирә-юньдә барысы да шулкадәр ят һәм билгесез.
Кешеләр сөйләшми диярлек, тәртипне йөзсез-төссез синтетлар саклый, ә шәһәр өстендә бер үк сүзләр яңгырый: «Бер дөнья. Бер мәгънә. Бер тел».
Гадәти тикшерү омтылышы Мусаны аномалиягә әверелдерә. Система аның шәхесен дә, исемен дә таба алмый. Аңа игътибар иткән бердәнбер кеше Телләрнең үзәк архивы хезмәткәре – Эльза Крамер. Татар телен ишеткәч, ул ниндидер мөмкин булмаган хәл килеп чыгуын аңлый.
Мусаны кулга алалар һәм аны синтетлар алып китә. Чит-ят Берлин урамнарыннан барганда ул бу дөньяның төп кагыйдәсен белә: башка телләрдә сөйләшү тыела.
Беренче серия – үткәннән килгән кешенең тел, хәтер һәм индивидуальлек контрольгә алынган дөнья белән очрашуы.
Комиксны сылтама буенча карап була.