news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Муса Җәлилнең 120 еллыгы уңаеннан кинотеатрда «Кара урман» фильмы күрсәтеләчәк

news_top

11 февральдә 18:30 сәгатьтә Казанның «Мир» кинотеатрында каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең 120 еллыгы уңаеннан «Кара урман» фильмы күрстеләчәк. Тамашачыларны иҗади очрашу да көтә. Бу хакта кинотеатрның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фильмны караганнан соң, тамашачылар сорауларын турыдан-туры фильмның режиссеры Радик Кудояровка һәм Муса Җәлил образын экранда гәүдәләндергән Тинчурин театры артисты Зөлфәт Закировка бирә алачак. Шулай ук, Зөлфәт Закиров милли герой роленә ничек кереп китүе, ә режиссер тарихи материал белән эшләү серләре турында сөйләячәк.

Әлеге фильм инде дөньякүләм танылу алды: Италиядәге ASTI фестивалендә — «Иң яхшы тулы метражлы фильм»; «Алтын мөнбәр» кинофестивалендә — «Иң яхшы ир-ат роле» (Зөлфәт Закиров), Юрий Озеров исемендәге фестивальдә Гран-при һ.б.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар