Муса Җәлил турында фантастик комиксның сигезенче сериясе чыкты. Әсәрдә татар шагыйренең чын язмышы фантастик вакыйгалар белән үрелеп бара. 2294 елгы Берлинга килеп эләккән Муса яңадан 1942 елга кайта. Әмма хәзер ул үзен алда нәрсә көткәнен өлешчә белә.
Яңа сериядә вакыйгалар ике чорда бара. Сугышка кайткан Муса немец гаскәрләре чолганышында калган совет сугышчыларына юлыга. Чолганыштан чыгарга тырышканда ул яралана һәм әсирлеккә эләгә. Киләчәк архивларында укыган язмышы хәзер аның күз алдында чынбарлыкка әверелә.
Әсирлектә Муса тагын бер сынау алдында кала. Немец командованиесе татар әсирләрен «Идел-Урал» легионына җәлеп итәргә тырыша. Моның өчен туган телдә алып барылган пропаганда да кулланыла. Журналист һәм шагыйрь Муса Җәлилгә башка лагерьлардагы әсирләр белән очрашу мөмкинлеге ачыла. Әлеге мөмкинлекне яшерен көрәш өчен файдаланып буламы? Муса алдында куркыныч һәм катлаулы юл тора.
Шул ук вакытта 2294 елгы Берлинда да вакыйгалар тукталмый. Архонт исемле ясалма интеллект вакыт аша беренче тапкыр уңышлы башкарылган идарәле күчеш нәтиҗәләрен өйрәнә. Мусаның үз чорына кайтуы аның өчен яңа мөмкинлекләр ача.
Ә Эльза белән Андре үткәннәр белән бәйләнешне өзмәскә тырыша. Андре әбисенең тавышы сакланган иске аудиоязманы кабат тыңлый. Ләкин ул аның нинди телдә сөйләшкәнен дә, нәрсә әйткәнен дә белми. Муса белән очрашудан соң бу сораулар аның өчен аеруча мөһимгә әверелә.
Сигезенче сериядә ике чорны тел, хәтер һәм ирек темалары берләштерә. Алда Мусаны яшерен көрәш, көрәштәшләре белән очрашу һәм тарихка кереп калган вакыйгалар көтә. Ә ерак киләчәктә аның килүе эзсез югалмый: Эльза белән Андре үз дөньяларына инде башкача карый башлый.
Тарихның ничек дәвам итәчәге һәм 2294 елгы Берлинда нинди үзгәрешләр булачагы алдагы серияләрдә ачыкланачак.
Комиксны уку өчен сылтамага бас.